Барлык яңалыклар
Чаралар
3 август 2018, 11:23

“Күңелле җәй”

Җиңү паркында “Болгар” балалар, үсмерләр һәм яшьләр клубы һәм районның волонтерлык үзәге оештырган урам уеннары программасы шулай дип атала. Алар һәр атна чәршәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә 18.00 сәгатьтән үткәрелә.

Клубның волонтерлары һәм белгечләре балалар өчен күңелле һәм кызыклы уеннар оештыра, татлы призлар һәм уңай тәэссоратлар бүләк итә. Саф һавада дуслар белән бергә эстафеталар, конкурслар – моңардан да яхшырак нәрсә була ала? Ата-аналар да балаларын хуплап торырга килә. Өченче көн чираттагы шундый уеннар үтте. Бу юлы катнашучылар өчен сюрприз әзерләнгән иде. Клуб белгечләренә Экспресс-котлаулардан Эльнара һәм Stb-onlineнан Рөстәм кушылган. Алар балалар өчен кызыклы һәм мавыктыргыч квест әзерләгән: катнашучыларга табышмаклар һәм ребуслар чишәргә, дөрес җаваплар табарга һәм паркта яшерелгән ярдәмче әйберләрне табарга. Стәрлебаш эшкуарларыннан (такси “Комфорт”, Экспресс-Котлау, Олеся Спиридонованың чәчәкләр салоны, “Арзан” сәүдә үзәгенең мебель үзәге, Stb-onlinе) татлы призлар бүләк булды.

ҮЗ ХӘБӘРЧЕБЕЗ. Фото Э.АБДУЛЛИНА тарафыннан бирелде.

Читайте нас: