Барлык яңалыклар
Чаралар
31 июль 2018, 13:32

“Миңа гомер бүләк ит”

Һәркемнең бәхетле һәм тату гаиләдә яшисе килә. Ләкин, кызганычка каршы, тормышта бар нәрсә дә шома гына булмый. Шулай да булырга мөмкин, гаилә туачак баланың гомерен сакларгамы яки йөклелекне өзәргәме дигән сорау алдында кала.

“Миңа гомер бүләк ит”Бөтенрусия акциясе кысаларында БР “Гаилә” Көньяк-көнбатыш медицина үзәге” дәүләт бюджет учреждениесе Стәрлебаш районында йөклелек буенча үзәк район дәваханәсендә исәптә торган хатын-кызлар белән очрашу оештырды. Бүлек мөдире Зөлфия Гыйниятуллина әлеге акциянең максатлары турында сөйләде, җыелучыларга үзәкнең ярдәм чаралары турында аңлатты, төрле пособиеләр билгеләү өчен документлар тапшыру тәртибе язылган памяткалар таратты.

Үзәк район дәваханәсенең табиб акушер-гинекологы Артур Байсуаков кешенең гомере хатын-кыз балага узган чордан ук, ягъни күкәй күзәнәге аталандырылганнан соң башлана. Ул кеше турында генетик мәгълүматны: җенесе, чәч төсе, буе, темпераменты, мавыгулары һ.б. саклый. Шул вакттан ук без хисле, тойгылы, уникаль аермалы характеристикалы шәхес булабыз, аннары без бары тик кислород һәм туклану алып үсәбез һәм ныгынабыз гына. Хатын-кыз организмы да бала тууга әзерләнә башлый. Йөклелекне өзеп, ул организмына шок ясый. Көчле биологик имгәнү буларак, аборт хатын-кыз организмына зур зыян сала. Бала таба алмау, аналыктан тыш йөккә узу, бала төшү, баланың вакытыннан алда тууы, чирле балалар туу – аборт ясатуның начар нәтиҗәләре булып тора. Артур Мирхәт улы шәхси тәҗрибәсеннән мисаллар китерде.

Чыгышын тәмамлап ул болай диде: “Без һәрвакыт һәр хатын-кызга ярдәмгә килергә әзербез. Гаиләне планлаштыру мәсьәләсенә җаваплырак якын килик. Бу катлаулы түгел. Бары тик гинекологка даими күренеп торырга гына кирәк һәм ул гына кулай саклану чараларын тәкъдим итә ала”.

Лиана ЯРМИЕВА. Автор фотосы.

Читайте нас: