Барлык яңалыклар
Чаралар
27 июль 2018, 11:53

Урамның 60 еллыгын билгеләделәр

Нигә кешеләрнең, авылларның, мәктәпне тәмамлауның гына юбилейлы елларын билгелиләр? Менә без яшәгән Яшьләр урамының да барлыкка килүенә 60 ел дип, бердәм һәм дәррәү күтәрелеп, айдарәлеләр үз урамнарының юбилеен зурлап бәйрәм итте.

Бәйрәмне үткәрүдә гаилә пары Саирә һәм Йосып Хәкимовлар, һәм аларның тагын ике авылдашы – Мәхмүт Кадыйров һәм Тимергали Низаметдинов башлап йөрүчеләр булды, алар 1958 елда авыл читендә үз өйләренең нигезен салган. Тәүге өйләр салынган урам Яшьләр урамы дип исемләнә. Ул вакыттагы өйләр әлеге кебек зур булмый, бишкә биш метрлы, салам түбәле, утсыз, бернинди дә уңайлыкларсыз. Ә абзарлар өянке чыбыгыннан үрелгән, балчык белән сыланган була. Әле андый нәрсәне күз алдына китерүе авыр. Авыл халкы эчәргә һәм хуҗалыкта куллану өчен суны Дмитриевка елгасыннан алган.

Чара турында, датасы һәм вакытын билгеләп, Интернетта алдан хәбәр ителгән иде. Билгеләнгән вакытка урам республиканың төрле почмакларыннан очрашуга кайткан кунаклар белән тулды. Элекке һәм хәзерге күршеләрне, яшьләрне һәм өлкәннәрне очраштырып күрештерү турында хыялланган Саирә апаның булмавы гына аяныч. Мәкерле чир аркасынды ул агымдагы ел башында бакыйлыкка күчкән.

Урындагы аксакал һәм урамга нигез салучы Йосып Хәкимов бәйрәмне ачты. Җыелучыларны сәламләп, ул сүрәләр һәм аятьләр укып, чарага фатиха бирде. Аннары сүз аның улы Малик Хәкимовка, авыл биләмәсе башлыгы Сабирҗан Хәкимовка, Мөслимә Лотфуллинага бирелде. Очрашуны мәдәният хезмәткәрләре үзләренең чыгышы белән бизәде. Чарага җыелучылар моңлы җырларны җылы кабул итте һәм алкышларга күмде.

Тантаналы өлештән соң кайткан кунаклар һәм урындагы халык Йосып Минегали йортында табын әзерләде һәм әңгәмә өстәл артында дәвам итте. Һәркем үзенең үткән тормышы турында сөйләде. Авылда яшәү дәверендә булган хатирәләр белән бүлеште, җырлады, кызыклы вакыйгалар сөйләде. Шул еллар эчендә бакыйлыкка күчкән күршеләрен, ә алар 50дән артык, бер минут тын калып искә алды. Оештыручыларга рәхмәт әйттеләр. Бәйрәм чарасына җыелучылар алып килгән фотостендтагы, альбомдагы фотоларны рәхәтләнеп карадылар. Элекке төссез һәм яңа төсле фоторәсемнәрдән кызлар һәм малайлар, гаилә әгъзалары, чәчләренә чал кергән картәниләр һәм картәтиләр карап тора иде. Әлеге фоторәсемнәр үзе бер тарих, балачак, үсмерлек чоры һәм урам берләштергән кешеләрнең бүгенге тормышы чагыла. Быел 60 ел тулган Яшьләр урамы! Әлеге вакытта анда яшәүчеләр һәм шул урамда үсеп, канат ныгытып олы тормыш юлына аяк басканнар өчен дә мондый бәйрәмнәр традициягә әйләнер дип ышанасы килә.

ҮЗ ХӘБӘРЧЕБЕЗ. Фото М.ХӘКИМОВ тарафыннан бирелде.


Читайте нас: