Барлык яңалыклар
Чаралар
27 июль 2018, 11:58

50 ел сизелми дә үтеп киткән

Классташлар белән очрашудан да күңеллерәк нәрсә бар? Әйтегез әле, кемнең генә җыелышып, чагу мәктәп еллары турында сөйләшәсе, якты хатирәләрне искә аласы килми икән?

1968 елның язы. Без, 10”А” һәм “Б” чыгарылыш укучылары имтиханнарны тапшырып, төрлебез төрле якларга таралыштык. Ул вакыттан алып 50 ел үткән! Шул еллар эчендә без һәрвакыт элемтәдә тордык, бер-беребезгә хатлар языштык, аралаштык, шалтыратышып хәлләребезне белештек, һәр биш ел саен очрашырга тырыштык.

Ике параллель класс бик тату булдык. Һәм болар барысы да класс җитәкчеләребез Факыя Баян кызы һәм Мария Петровнаның тырышлыгы нәтиҗәсендә. Без һәрвакыт аларны олы сөю һәм хөрмәт белән искә алабыз һәм безне тату, бердәм булырга өйрәткәннәре өчен зур рәхмәтлебез. Әле дә, озак еллар дәвамында дуслык җепләре өзелмәгән.

Классташлар очрашуын, гадәттәгечә, Стәрлебашта яшәүчеләр оештыра. Быел әлеге “миссия”не Рима Хәсәнова һәм Әлфия Тайгунова башкарды. Барлык эшләрне читкә куеп, билгеләнгән көндә һәм сәгатьтә бераз дулкынланып, классташлар очрашуына ашыктык.

Җиңү паркында бергә җыелышып (рәсемдә), барыбыз да 1 санлы урта мәктәпкә юнәлдек, анда безне Владимир Галиев (элекке чит телләр укытучысы) каршы алды һәм мәгариф бүлеге музее буйлап экскурсия үткәрде. Истәлекле мәктәп вакыйгаларын хәтерләү, иске фоторәсемнәрне карау, уй-хыялларда гына булса да янә мәктәп елларына әйләнеп кайту бик мавыктыргыч булды.

Аннары чара кафеда дәвам итте, анда без якыннанрак аралаша, сөйләшә алдык. Чөнки безнең арада очрашуга тәү тапкыр кайтканнар да бар иде. Җәмилә Назарова Үзбәкстаннан кайткан. Ниһаять, Рәфкать Ишбулдин очрашуга килә алган, ул 30 елдан артык Нижневартовск шәһәрендә яшәгән һәм эшләгән. Беренче тапкыр очрашуга кайткан Марс Байбулдин да арабызда бар иде. Ул Стәрлетамак шәһәрендә яшәгән һәм күптән түгел генә Каранай авылына күченгән.

Һәркайсыбыз очрашуга шат иде. Кызганычка каршы, барыбыз да җыела алмадык. Төрле сәбәпләр белән кайберәүләр кайта алмады. Арабыздан иртә киткән иптәшләрне дә җылы сүзләр белән искә алдык.

Очрашуда җылы һәм уңай атмосфера хөкем итте. Беркем дә тормыш авырлыкларына зарланмады, ә күтәренке кәефтә, уен-көлке белән вакыт уздырды. Без инде 70 яшькә җитеп килсәк тә, күңелебез белән һаман яшь, дәртле.

Һәм менә инде хушлашырга да вакыт җитте, ә сөйләшәсе сүзләр күп калды. Ә бу, дусларым, яңадан очрашу өчен тагын бер сәбәп!

Марина СӘГЫЙТОВА. Стәрлебаш авылы.


Читайте нас: