Барлык яңалыклар
Чаралар
20 июль 2018, 16:41

Монда дәртле, тырыш кешеләр яши, эшлиләр дә, күңел ача да беләләр

Мәкъсет һәм Ибракай арасындагы «Түгәрәк күл» дип аталган ялан ике авыл халкының яраткан урыны. Элек-электән монда тирә яктагы яшьләр җыелып кичәләр үткәргән. Шуңа ул һәркемгә кадерле, бигрәк тә өлкән буын кешеләренә. Күптән түгел авыл халкы анда ата-бабаларының тарихын, үткәннәрен искә алу һәм туганнары, якыннары белән очрашу өчен Шәҗәрә бәйрәменә җыелды.

Ибракай һәм Мәкъсет авыллары кешеләре элек-электән тату яшәгән, ата-бабаларының изге йолаларын саклаган. Алар иген үстергән, маллар үрчеткән. Тырышып эшләүдән тыш,күңелле һәм файдалы итеп ял да итә беләләр. Бу юлы да, барлык эшләрен ташлап, туганнары һәм якыннары белән күрешергә, хатирәләре белән уртаклашырга күп кенә якташлары кайткан. Чагу бизәлгән тирмәләр, милли ашлардан сыгылып торган өстәлләр, шулай ук төрле төстәге шарлар һәм бик күп фотостендлар чараның бизәге булды. Тирмәләр янында казаннарда яңа суелган сарык итеннән аш кайнап утырды, ә тирә-якка тәмле шашлык исе таралды. Сәүдә нокталары төрле эчемлекләр һәм азык-түлек продукцияләре тәкъдим итте.

Ялан уртасында, сәхнә янында ике авылның тарихы, сугыш һәм хезмәт ветераннары, алдынгы басу һәм ферма эшчәннәре турында бик күп стендлар куелган иде. Урындагы остабикәләрнең кул эшләре - шәлләр, яулыклар, бизәкләп бәйләнгән изделиеләр авыл халкының маһирлыгы һәм эш сөючәнлеге турында сөйли. Бәйрәмгә алар ныклап әзерләнгән. Күпләре чарада катнашучыларны таныштыру максатында шәҗәрә агачы ясаган. Аклан өстендә дәртле көйләр, балаларның күңелле көлгән тавышлары ишетелеп торды.

Изге сүзләрен әйтеп мулла Идик Якупов бәйрәмгә фатыйха бирде. Җыелучыларга сәламләү сүзе белән Стәрлебаш авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Э.А.Денисов мөрәҗәгать итте.

- Сезнең авылларыгызның тарихы бай. Монда эш сөючән һәм изге күңелле кешеләр яши. Шушы җирдән чыккан билгеле якташларыбыз белән горурланабыз, алар районыбызны гына түгел, республиканы да данлаган кешеләр. Яшьләр дә ата-бабаларының изге эшен дәвам итәр дип ышанам, - диде Эдуард Анатольевич. Ул бәйрәмне үткәрүгә күп көч салган кешеләрнең барысына да рәхмәт әйтте.

Җыелучылар Ибракай һәм Мәкъсет авыллары тарихыннан күп кенә кызыклы вакыйгалар турында сөйләгән Идик Якупов һәм Зәйтүнә Мөхәммәтьярованың чыгышларын игътибар белән тыңлады. Күптән инде безнең халыкта өлкән яшьтәгеләрне хөрмәтләү традициясе бар, монда да ул саклана. Шушы көннәрдә 95 яшен билгеләгән Мәкъсет авылында яшәүче Мөкәрәмә әби Мөхәммәтьярованы һәм Ибракай авылыннан Минекамал әби Якупованы (93 яшь) сәхнәгә чакырдылар. Алар авыр сугыш елларында тракторчы булып эшләгәннәр. Аларга һәм бәйрәмне оештыручыларга Башкортстан Республикасының халык һәм танылган укытучысы, филология фәннәре кандидаты Минеханә Баһаветдинова истәлекле бүләкләр тапшырды.

Быелгы ел безнең республикада гаилә елы булуын исәпкә алып, бәйрәмдә бергә 50, 60 ел яшәүче гаилә парлары - Мөкәрәмә һәм Гыйлемҗан Мөхәммәтьяровларны (Мәкъсет авылы), Фатыйма һәм Габделхак Сәфәргалиевларны, Венера һәм Тимерхан Габдуллиннарны, Флүрә һәм Вагыйзь Сабитовларны, Мәфтуха һәм Рафаэль Хәсәновларны, Венера һәм Мостафа Салиховларны, Рәйсә һәм Идик Якуповларны, Хәлимә һәм Фәез Аллагуловларны (Ибракай авылыннан) котладылар. Алар күп еллар туган җирләрендә хезмәт салган.

Аннары һәр нәсел, ә алар аз түгел иде, кызыклы һәм чагу итеп музыкаль номерлар белән үзләренең шәҗәрәсен тәкъдим итте.

Һәр авылда туган ягын данлаучы лаеклы кешеләр бар. Кечкенә Мәкъсет авылында яшәүчеләр алар белән горурлана. Шундыйлар арасында гомерен туган җиренә багышлаган Гали абый Әһлиуллин бар. Күп еллар агроном булып эшләгән, аннары «Стәрле» колхозына җитәкчелек иткән. Әйткәндәй, аның кызы Фирдәүсия Әһлиуллина - республиканың атказанган табибы, ул күп еллар Уфа шәһәренең “Дуслык” балалар шифаханәсенең баш табибы булып эшләгән. Зәки Мөхәммәтьяров та үзен медицинага багышлаган, Казан шәһәрендә эшли. Марат Мәүлетбердин, Мансур Дәүләтшин - хәрбиләр. Әһлиуллиннар, Мөхәммәтьяровлар һәм Мәүлетбердиннар нәселе вәкилләре үзләренең тамырлары турында җентекле сөйләде. Әйткәндәй, авылдашлар Мәүлетбердиннар арасында озак еллар Башкортстан буенча Федераль янгын хезмәте җитәкчесе булып эшләгән, әлеге вакытта Уфа шәһәренең гражданнарны яклау Идарәсе начальнигы Рәсим Абдуллинны күреп горурланды. Бәйрәмгә ул әтисе Мидхәт абый белән килгән. Тамырлары белән алар безнең Стәрлебаш җиреннән икән.

Ибракай авылы да күп кенә билгеле кешеләр үстергән. БР халык мәгарифе атказанган хезмәткәре, РФ халык мәгарифе отличнигы, педагогик фәннәр кандидаты Нурфәез Баһаветдинов, техник фәннәр кандидаты Шамил Әминов, БР киңкүләм мәгълүмат чаралары атказанган хезмәткәре, бүлек мөхәррире һәм «Ашкадар» радиосы алып баручысы Фәнүзә Баһаветдинова, шәхси эшкуар Илһам Галиев, әйтергә кирәк, ул әлеге чараның башлап йөрүчесе, «Башкортостан» гәзите мөхәррир-бизәүчесе Ирек Галиев, «Башкортостан» телерадиокомпаниясе дәүләт унитар предприятиесе үзәк аппараты бүлеге начальныгы Азамат Муллагулов һәм башкалар. Ибракайлылар чын чынлап алар белән горурлана ала.

Бу көнне Галиевлар, Баһаветдиновлар, Габдуллиннар, Якуповлар, Хәсәновлар һәм Рәҗәповлар гаиләләре үзләренең шәҗәрәсе белән таныштырды. Бу бик күп вакыт алды, ләкин таралашырга беркем дә ашыкмады. Аннары яше дә, карты да төрле милли уеннарда катнашты. Барлык чыгыш ясаучылар, шулай ук милли уенда катнашучылар истәлекле призлар алды. Бәйрәмне оештыруда күпләр спонсорлык ярдәме күрсәткән, атап әйткәндә, Сафа Якупов (Ибракай авылы старостасы), Фәнилә Әсфәндиярова, Әнисә Мөхәммәтҗанова, Фәнүзә Баһаветдинова, Флүрә Насыйрова һ.б., моның өчен аларга зур рәхмәт.

Башкорт халкы традицияләре буенча бу көнне сарык чалдылар. Пешекчеләр тәмле аш пешерде, бәйрәм ахырында һәркем яңа суелган итле аш һәм самавырда кайнатылган чәй белән сыйлана алды. Ә кичен күпләр акланга дискотекага җыелды. Бәйрәм бик матур үтте.

Мөнирә ӘҺЛИУЛЛИНА. Автор фотолары.


Читайте нас: