Барлык яңалыклар
Чаралар
17 июль 2018, 12:23

«Сәламәтлек көне» әйбәт үтте!

Күптән түгел балалар модель китапханәсе «Орленок» сәламәтләндерү лагеренда «Сәламәтлек көне» чарасын үткәрде.

Бу көнне «Орленок»та ял иткән балалар мавыктыргыч сәяхәт - «Сәламәтлек илен эзләп» библиоквест ясады. Бу чараның девизы: «Мин сәламәтлегемне саклап, үз-үземә ярдәм итәм» булды. Сәламәтлек иленә балалар җәяүләп барды, сикерде, җиңелчә йөгерде. Ял иткәндә сәламәтлек турында мәкальләр, китаплар белән танышты, табышмаклар чиште, интеллектуаль уеннар уйнады, физкультминутка үткәрде. Менә шундый уен формасында кызлар һәм малайлар сәламәтлекне саклау, дөрес туклану, спорт белән шөгыльләнү, көн режимын үтәү кебек сәламәт яшәү рәвешенең мөһим кагыйдәләрен янә искә төшерде.

Гөлнара ГАЛИМОВА, балалар модель китапханәсе китапханәчесе.

Фото автор тарафыннан бирелде.

Читайте нас: