Барлык яңалыклар
Чаралар
17 июль 2018, 12:29

Профессор Марс Юлдашев каранайлыларда булды

Марс Тимербулат улы Юлдашев – РФ һәм БР атказанган табибы, медицина фәннәре докторы, югары квалификацияле хирург, профессор, стәрлебашлыларга гына түгел, республикабыздагы күпчелек кешеләргә билгеле шәхес. Ул – халыкка хезмәт итүнең чагу үрнәге, бик күп кешеләрнең гомерләрен саклап калган, медицина үсешенә зур өлеш керткән.

Күптән түгел ул тарих фәннәре докторы, “Салават Юлаев” ордены кавалеры Нәзир Кулбахтин белән бергә Каранай авылында булып, аның халкы белән очрашты. Марс Тимербулат улы якташларына үзенең “Каранай батыр варислары” исемле яңа китабын тәкъдим итте. Автор аны тәкъдим итеп кенә калмады, китапны авылдашларына һәм китапханәгә бүләк итте. Аның чыгышы Яңгырчы авыл биләмәсенең мәдәният хезмәткәрләре башкаруындагы концерт белән чиратлашып барды. Шулай ук очрашуны Гөлйөзем Сәепова һәм Зөфәр Атангулов башкаруындагы җырлар бизәде. Кызыклы очрашу өчен Марс Тимербулат улына Яңгырчы авыл биләмәсе башлыгы Фәнүр Кәримов һәм район хакимиятенең мәдәният бүлеге начальнигы Рәйфә Галиева рәхмәт әйтте, аңа сәламәтлек, яңа казанышлар һәм иҗади уңышлар теләделәр.

ҮЗ ХӘБӘРЧЕБЕЗ. Фото Ф.Кәримов тарафыннан бирелде.


Читайте нас: