Барлык яңалыклар
Чаралар
16 июль 2018, 15:00

Ярты гасырдан соң да аларның күңелләре яшь, дәртле

Соңгы елларда классташларның очрашуы бик популяр. Июнь азагында да Җиңү паркында мәктәпне тәмамлаганнан соң 50 ел үткәч тагын шундый очрашу булды.

- Без мәктәптә укыганда, 50 ел, ә бу үзе ярты гасыр, бик зур сан кебек тоела иде. Шул кадәр вакыттан соң өлкән яшьтәге картәниләр һәм картәтиләр булырбыз дип уйлый торган идек. Әмма, юк! Без нинди әби, бабайлар булыйк? Без әле бик шәп! Күңелебез яшь, дәртле, - дип исәпли 1968 елда мәктәпне тәмамлаучылар.

Шул елда мәктәп вальсының саубуллашу көенә 1 санлы Стәрлебаш урта мәктәбен өч татар һәм бер башкорт классы тәмамлый. Һәркайсында 20-25әр укучы. Яшь, дәртле кызлар һәм егетләр (алар арасында бихисап республика спорт чемпионнары, СССР спорт мастерына кандидатлар була) олы тормыш юлына аяк басып, югары һәм урта-махсус уку йортларына кереп, белгечлекләр алырга, тормышта үз урыннарын табарга хыяллана. Һәм, әйтергә кирәк, алар куйган максатларына ирешә. Мәсәлән, Равил Галиев (1970-1982 елларда район элемтә узелының элекке начальнигы) намуслы хезмәте өчен «Русия отличнигы-элемтәчесе» югары исеменә лаек була. Мөдәрис Кәримов - Башкортстан Республикасының атказанган төзүчесе, ул гомеренең 40 елын Уфа резина-техник изделиеләр заводында эшләүгә багышлый. Нурия Исмәгыйлева - БР мәгариф отличнигы, Бакый һәм Табылды авыллары мәктәпләрендә җитәкче вазыйфаларын башкара. Наилә Байгилдина барлык хезмәт юлын социаль страховкалау системасында эшләүгә багышлый, Русия медале белән бүләкләнгән. Тимур Вахитов - РФ сәламәтлек саклау отличнигы, медицина институтын тәмамлап, район дәваханәсендә баш табиб урынбасары һәм йогышлы чирләр бүлеге мөдире булып эшли. Аның хезмәттәше Рәмилә Шаһиморатова байтак еллар Уфа шәһәре халкының сәламәтлеге сагында тора. Рәйсә Кадергулова - уңышлы эшкуар һәм күп балалы әни, Стәрлетамак шәһәрендә яши. Зәйтүнә Әһлиуллина да күп балалы әни, гомерен балаларга белем бирүгә багышлый. Рәшит Галиәкбәров инженер-конструктор булып эшли һәм бик күп еллар үзәк район дәваханәсендә медицина корылмаларын ремонтлау белән шөгыльләнә. Флүрә Фаткуллина озак еллар юл ремонт-төзелеш идарәсендә бухгалтер була, ә дүрт балалы әти Хәлил Галиевның бар тормыш юлы авыл хуҗалыгы идарәлегендә үтә.

- Нурия, бу синме ул? Сине танырлык та түгел!

- Картайганмынмы әллә?

- Юк, киресенчә, матурланып киткәнсең, хәтта танырлык та түгел.

- Рәйсә, бу син бит?

- Афәрин! Әгъләм дә килде.

- Кызлар һәм егетләр, сез бөтенләй үзгәрмәгәнсез. Чәчләрегезгә бераз чал кунган, ә үзегез җитдиләнеп киткәнсез...

Мин читтә торып, аларны елмаеп күзәтеп тордым һәм сөйләшкәннәрен тыңладым. Элекке классташларның йөзләре шатлыктан кояштай балкый иде.

- Кара әле, нинди шәпләр! Бер-берсе белән күрешер өчен барлык эшләрен ташлап килгәннәр, - дип уйладым мин. - Чөнки мәктәптән соң 50 ел 20 ел һәм хәтта 35 тә түгел. Хәзер алар - 70кә җитеп килә. Бу яшьтә аяклар да җайрак атлый, чирләр дә арта. Әмма... бу алар турында түгел, кебек. Барысы да матур киенгән, хатын-кызлар чәчләрен матур итеп куйган.

Очрашып-күрешеп беткәч, чараны оештыручылар Наилә Байгилдина, Рәшит Галиәкбәров, Мансур Хөбетдинов, Даминдар Дәүләтшин исемнәрне атап чыкты, аннары класслар истәлеккә фотога төшкәннән соң тәүдә мәгариф бүлеге, соңыннан район туган якны өйрәнү музеена юлланды. Фотоальбомнар, стендлар карадылар. Мәктәп директоры Хәлил Салихов, укытучылар Зөфәр Габдюков, Мария Хамзина, Фатыйма Абдуллина, Маһинур Салихова, Равил Әүхәдиевларны хәтерләп, якты дөньядан киткән классташларының якты истәлеген бер минут тын торып искә алдылар.

Аннары чара кафеда дәвам итте. Монда һәркем мәктәпне тәмамлаганнан соң тормышы, казанышлары һәм югалтулары, балалары һәм оныклары турында сөйләде.

Тәҗрибә туплап, югалтулар, бихисап бәхетле мизгелләр кичергән классташлар бу тормышта иң мөһиме дәрәҗә һәм байлык түгел, ә үзеңнең, балаларыңның һәм оныкларыңның сәламәт, бәхетле, күк йөзенең һәрвакыт тыныч, имин булуы дип исәпли. Күңелләре булганчы сөйләшеп, яраткан җырларын җырлап, биеп бу, чынлап та, күңелләре яшь ветераннар бертавыштан: «Очрашу бик әйбәт үтте! Оештыручыларга - бишле! Һәм... биш елдан янә очрашырга кирәк!» дип карар итте.

Афәрин!

Рәйсә МУСИНА. Р.САЛИХОВ фотосы.

Читайте нас: