Барлык яңалыклар
Чаралар
10 июль 2018, 13:19

“Орленок”та икенче смена башланды!

Лагерьда янә шаян шау-шу, көлү тавышлары, күтәренке кәеф. Җәйге каникулны күңелле һәм файдалы итеп үткәрергә бу юлы 168 бала килде. Ял итүчеләр арасында безнең районнан гына түгел, Стәрлетамактан, Уфадан һәм кайбер төньяк шәһәрләрдән дә балалар бар.

Икенче смена ачылуга багышланган тантана 3 июльдә үтте. Смена “Соңгы герой” исемен алды, бу гади генә исем түгел. Лагерь территориясендә зур булмаган палаткалар шәһәрчеге төзү планлаштылган, шулай ук кече төркемнәр өчен саф һавада“Йокы сәгатьләре” һәм бик күп башка нәрсәләр каралган. Вожатыйлар әллә күпме нәрсә уйлап чыгарган, барысын да санап бетерерлек түгел. Әйткәндәй, алар барысы да республика уку йортлары студентлары исәбеннән һәм балалар белән эшли башлаганчы махсус стажировка үткәннәр.

Ял вакытында балаларны нинди чаралар көтүе турында тәрбия эшләре буенча лагерь директоры ярдәмчесе Резеда Мөхәммәтҗанова сөйләде:

- Икенче сменада ял итәргә теләүчеләр саны артты. Һава торышы да сөендерә – эссе көннәрдә бассейнда су коена алабыз. Бездә көн саен бик күп мавыктыргыч чаралар үтә. Бу – иҗади конкурслар, спорт ярышлары, фәһемле чаралар. Хәтта дискотекалар да бездә гади түгел, тематик. Вожатыйларның идеяләре, көче җитәрлек һәм алар үз артларыннан шаян кызларны һәм малайларны ияртергә сәләтле. Балаларга күңелсезләнергә туры килмәячәк.

Ял итүчеләрнең сәламәтлек торышын Стәрлебаш үзәк район дәваханәсе белгечләре тәүлек әйләнәсе дежурда торып тикшерә һәм теләсә кайсы минутта беренче медицина ярдәме күрсәтергә әзерләр.

Ә үткән шимбәдә лагерьда Әти-әниләр көне, аны балалар да, әти-әниләр дә түземсезлек белән көтә. Алар белән очрашуга балалар актив әзерләнде. Барыгызга да күңелле, кызыклы, онытылмаслык ял телибез!

ҮЗ ХӘБӘРЧЕБЕЗ. Фото “Орленок” балалар-сәламәтләндерү лагереның рәсми төркеме сайтыннан алынды.

Читайте нас: