Барлык яңалыклар
Чаралар
10 июль 2018, 11:49

Күңел моңнары

“Күңел моңнары” – Аллагуат мәктәбенең элекке директоры, талантлы кеше һәм иҗади шәхес Флүр Ильясовның шигырьләр җыентыгы шулай дип атала. Шушы китапны тәкъдим итү кичәсенә Түбәнге Аллагуат авылы мәдәният йортына аның туганнары, авылдашлары һәм чакырылган кунаклар җыелды.

Аллагуатлылар өчен Флүр Әскать улы педагог һәм урындагы мәктәп директоры булса, районда аны күбрәк иҗади кеше буларак хәтерлиләр. Күпчелек мәдәни чаралар, аеруча фольклор бәйрәмнәре, аның катнашлыгыннан башка үтми. Аның башкаруында моңлы җырлар, баянда яки курайда уйнау әле дә тамашачыларның хәтерендә.

Әле ул шигырьләр дә язган икән. Беренче шигырьләре кайчан туган, беркем дә әйтә алмый. Бәлки, яшьтәшләре белән туган авылының урамнары буйлап йөгергән, Ашкадар елгасында су коенган ерак балачагындадыр, ә бәлки, соңрактыр... Аларда туган як темасы зур урын алып тора. Үзенең гади, күңел түреннән чыккан шигырьләрендә ул туган ягына булган чиксез сөюен белдерә, йөрәгенә якын урыннарны тирән хисләр белән тасвирлый, күптән үткән балачагын, дусларын искә ала.

Салават педучилищесында укыганда ул үзенең мәхәббәтен очрата. Шулай ук укытучы булган тормыш иптәше Зөлфия Ибраһим кызы белән алар башта төрле мәктәпләрдә укыта, берничә елдан соң туган авылы Түбәнге Аллагуатка кайталар. Өй салалар, балалар үстерәләр. Флүр Әскать улының актив тормыш позициясе күпләргә таныш. Ул, төп эшеннән башка, балаларны курайда уйнарга өйрәтә. Немец телендә иркен сөйләшкән, Берлиннан гәзитләр яздырган. Аның гарәп, казах телләрендә кулъязмалары сакланган. Шунысы кызык, үзенең көндәлеген ул борынгы төрки телдә язган.

Гомернең кыска булуы бик кызганыч. Сөеклесе Зөлфия каты авырудан соң бакыйлыкка күчкәч, аның шигырьләрендә сагыш юллары туа. Исән вакытта аның барлык иҗаты папкаларда тупланып бара. Ә ул вафат булгач, балалары, аеруча улы Марсель, әтиләренең шигырьләрен аерым китап итеп чыгарырга карар итә. Аның фикерен туганнары күтәреп ала һәм ярдәм итүен үтенеп Минеханә Баһаветдиновага мөрәҗәгать итәләр. Флүр Әскать улының иҗатын үзләштереп, ул эшкә тотына һәм ике айда Гөлназ Нурфәез кызы һәм ике туганы Сөмбел Фәрвәҗ кызы белән ниятләрен тормышка ашыралар. Күптән түгел аллагуатлылар хөрмәтле Флүр Әскать улын тагын бер тапкыр искә алырга һәм аның турында изге хатирәләре белән уртаклашырга дип җыелды.

... Урындагы авыл мәдәният йорты сәхнәсендә Флүр Ильясовның фоторәсеме белән баннер урнаштырылган. Кичәне алып баручы, районның “Агинәйләр” җәмәгать оешмасы җитәкчесе, БР халык һәм атказанган укытучысы, З.Биишева исемендәге премия лауреаты Минеханә Ишмөхәммәт кызы җыелучыларны китап авторының биографиясе һәм аның иҗаты белән кыскача таныштырды, “Күңел моңнары” китабын күрсәтеп, шигырьләренә җентекле анализ ясады.

- Бүген монда җыелырга сәбәп җитәрлек. Бу китапны без шагыйрь, педагог Флүр Әскать улыннан хушлашу бүләге кебек итеп кабул итәбез, - дип билгеләде ул. – Аның гаҗәеп дулкынландыргыч шигырьләре күңел авазы буларак яңгырый. Аларда бар нәрсәгә никадәр сөю һәм мәгънә! Ул безнең күңелләрдә әле озак еллар яшәр дип уйлыйм.

Первомайский урта мәктәбе укытучысы Сөмбел Фәрвәҗ кызы кыскача Ф.Ильясовның тормыш юлы турында сөйләде. Авыл мәдәният йорты җитәкчесе Маһира Кулсарина аның турында хатирәләре белән бүлеште, хатын-кызлар вокаль ансамбле шагыйрьнең җырларын башкарды. Бу көнне авылдашлары Гөлнур Бикташева, Вәсилә Рәҗәпова, Мәсәлим һәм Инсаф Мәүлеткуловлар Флүр Әскать улы турында җылы истәлекләре белән уртаклашты. Аның курай классы укучылары Нәзир Ишсаринның, Алмаз Рәҗәповның, Илшат Кулгильдинның чыгышы укытучыларын хәтерләтсә, кызы Гөлфиназ һәм оныклары, шулай ук Урал Габбәсов башкаруында биюләр кичәгә ямь өстенә ямь өстәде.

- Хезмәттәшләре-мәктәп директорлары арасында Флүр Әскать улы гадилеге һәм таланты белән аерылып торды. Аны моның өчен хөрмәт иттеләр. Еш кына аңа киңәш сорап мөрәҗәгать итәләр иде, ә ул барысына да ярдәм итте. Аның китабы чыгуына бик шатмын. Аның ихлас шигырьләре тарафдарларын табар дип уйлыйм. Ул үзен педагог, әйбәт оештыручы, музыкант буларак та күрсәтә алды. Флүр Ильясов истәлегенә районда курайчылар конкурсы үткәрергә тәкъдим итәм, - диде Елембәт мәктәбе директоры Наил Шәрипов.

Район мәгариф бүлеге методисты Раушания Рысаева Флүр Әскать улын пунктуаль, оста җитәкче, иҗаты аша кешеләр күңеленә табигать гүзәллеген җиткерә белүен билгеләде.

- Аның шигырьләрен яшь буын мотлак укырга тиештер дип уйлыйм. Тиздән уку программасына “Туган якны өйрәнү” дәресе кертелә башлаячак, урындагы шагыйрьләр һәм язучыларның иҗатын аның планына мотлак кертү зарур, - дип тәкъдим итте Раушания Тәкый кызы.

Районның язучылар оешмасы җитәкчесе Наилә Гыйззәтуллина Ф.Ильясовның тормышы чагу, әмма, кызганычка каршы, кыска булды дип билгеләде. Кылыклары белән ул үзе турында чагу истәлекләр калдырды, юкса бүгенге чара шулкадәр күп санда авылдашларын һәм кунакларны җыя алмаган булыр иде.

- Без Флүр Әскать улын район мәдәнияте өлкәсенә һәм курайчылар тәрбияләүгә зур өлеш керткән кеше буларак беләбез. Ул, мәшәкатьләре күп булуга карамастан, теге яки бу чарада катнашудан беркайчан да баш тартмады. Безгә ул шулкадәр җитми, - диде районның мәдәният бүлеге начальнигы Рәйфә Галиева.

Кичәне Салават драма театры актеры Фатих Кулсарин һәм БР атказанган мәдәният хезмәткәре Флүрә Арслангулова башкаруында җырлар бизәде. Кайчандыр Флүр Ильясовның чыгышы вакытында төшерелгән видеороликлар бик дулкынландыргыч булды, тамашачылар аларга карап күз яшьләрен тыя алмады. Аның тавышында ихласлык ярылып ята. Кичә ахырында Флүр Ильясовның улы Марсель барлык балалары һәм туганнары исеменнән оештыручыларга, аеруча Минаханә Баһаветдиновага шушы кичә һәм китап чыгаруда ярдәм иткән өчен рәхмәт белдерде, аңа чәчәкләр бүләк итте.

Стәрлебаш җире талантларга бай. Бу кичә халыктан чыккан тагын бер шагыйрьне ачты. Флүр Ильясовның иҗаты халык күңелендә озак сакланыр дип ышанам.

Мөнирә ӘҺЛИУЛЛИНА. Автор фотосы.

Читайте нас: