Барлык яңалыклар
Чаралар
10 июль 2018, 13:06

Бергә уйныйбыз

Балалар барыннан да бигрәк нәрсә эшләргә ярата? Әлбәттә инде, уйнарга, рәсем ясарга, әвәләргә, нәрсә дә булса төзергә! Алар өйдә, балалар бакчасында, урамда, кунакта – бөтен җирдә уйный. Алар өчен теләсә кайсы мавыктыргыч шөгыль “уен” сүзе белән билгеләнә.

Аның аша бала үзен чорнап алган дөньяны һәм үзенең эчке дөньясын танып белә. Әти-әниләр бик гади, шул ук вакытта кызыклы, ә иң мөһиме файдалы уеннар оештыра ала. Аларны балалар белән кухняда да оештырырга була. Иң мөһиме, мондый уеннар аерым әзерлек таләп итми, ә алар өчен материал булып өйдә һәр хуҗабикәдә булган әйберләрне кулланырга мөмкин.

Район үзәгенең 2 санлы балалар бакчасында Ачык ишекләр көне үтте. Анда кече төркемдәге балаларның әти-әниләре чакырылды. Алар белән “Бергәләп уйныйбыз” осталык дәресе үткәрелде. Аның максаты - ата-аналарга өй шартларында кече мәктәпкәчә яшьтәге балаларның вак моторикасын үстерү һәм сенсор үсеше буенча максатка юнәлешле эшне тормышка ашыру. Мәсәлән, уеннар өчен манный ярмасын кулланырга мөмкин (ярманы таратып, баланың бармаклары белән аңарда төрле сызыклар ясау); пластик шешәләрдән бөке-капкач (мозаика итеп файдалану). Балалар ярмалар белән уйнарга бик ярата, бу рәхәт тоемлау һәм массаж гына түгел, бераз шаярып алу мөмкинлеге дә. Ләкин монда техника хевефсезлеген онытырга ярамый, чөнки без вак әйберләр белән эш итәбез. Уен барышында бала бернәрсәне дә авызына капмасын дип күзә теп тору зарур, шуңа күрә фасоль яки тагы да эрерәк әйберләр файдаланырга кирәк.

Хөрмәтле ата-аналар! Уйлап чыгару осталыгын эшкә җигегез һәм иң мөһиме, сабыйларыгыз белән сөйләшүдән туктамагыз, үзегезнең бөтен гамәлләрегезне, табигать күренешләрен, төсләрне һәм әйбернең нинди төрдә булуын сөйләп аңлатып торыгыз. Бала һәрвакыт мәгълүмат агымында булсын, курыкмагыз, бу аны арытмас. Өйрәтү никадәрле иркен, гади булса, ул шулкадәр җиңелрәк һәм тизрәк үтәчәк. Балада уенга теләк уятыгыз, сабый белән күңелле һәм аның үсешенә ярдәм итүче уеннар уйнагыз. Уенда үзегез дә катнашыгыз. Бу сезнең балагыз белән ныклы бәйләнеш урнаштыру өчен бик яхшы ысул.

Зөлфия САДЫЙКОВА,

Стәрлебаш авылының 2 санлы балалар бакчасы педагог-психологы.

Читайте нас: