Барлык яңалыклар
Чаралар
4 июль 2018, 11:52

Дистә еллардан соң туган авылда очрашу

Бакый авыл биләмәсенә керүче зур булмаган Карамалы авылы үткән шимбәдә кайчандыр биредә туып-үскән, ә аннары, очар кошлар кебек, туган нигезләреннән дөньяның төрле почмакларына таралышкан улларын һәм кызларын каршы алды. Карамалыларның очрашуын оештыруда шушы авылдан чыккан почетлы төзүче, хәзерге вакытта Стәрлетамак шәһәрендә яшәүче Петр Сергеев башлап йөргән.

Балачакта яшел хәтфә үләнендә аунап, саф чишмә суларын эчеп үскән туган як, еллар үтү белән, кешеләрне үзенә тарта. Өлкәнәйгән саен бу тойгы көчәя генә бара. Шушы еллар белән бәйле тәэссоратлар гадәттә кадерле һәм күңелгә бик якын була. Чөнки ул вакытта дөньяда иң газиз кешеләр – әти-әни исән. Аларның сөюе, хәстәрлеге, назы нинди яшьтә дә кадерле. Акыллы киңәшләре хаталардан саклый, лаеклы яшәргә өйрәтә, мәрхәмәтлек һәм тырышлык сабаклары бирә – тормыштагы нинди генә хәлләрдә дә кеше булып калырга өйрәтә. Бала чактагы бергәләп мәктәпкә, җиләккә һәм гөмбәгә йөргән, балык тоткан, бергә уйнаган дуслар өлкән яшькә җиткәнче синең күңелеңә якын була.

Әлбәттә, авылда тормыш кайнап торган чаклар да булган. Кызганычка каршы, бүгенге көндә анда дистәдән артык кына өй исәпләнә. Ләкин бу авылдан чыкканнар өчен Карамалы җир йөзендәге иң матур авыл булып кала. “Исәнмесез, якташлар!” чарасы хуҗаларны да, кунакларны да элекке вакытларны һәм төрле елларда булган истәлекле вакыйгаларны хәтерләргә мәҗбүр итте.

Петр Алексеевичның чакыруына хәзерге вакытта илебезнең төрле төбәкләрендә яшәүче 150гә якын кеше кушылган. Алар арасында Мәскәүдә яшәүче профессор Вячеслав Иванов, Башкортстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Ольга Родникова (Стәрлетамак шәһәре), архитектор Нина Кочерова (Баймак шәһәре), “Авторадио” радиопрограммасы хезмәткәре Валерий Коваленко (Уфа шәһәре), салым хезмәте инспекторы Людмила Ямаева (Уфа шәһәре) һәм башкалар бар иде. Күпләр бер-берсен дистә еллар буе күрмәгән. Авылдашлар бер-берсе белән яңадан танышты. Тормыш хәлләре, эшләре, балалары, әти-әниләре турында сораштылар. Тәэссоратларын сүзләр белән аңлатуы авыр! Кунаклар гүя дистә еллар артка кире кайтты. Чара үткән аланлыкка куелган арба, сабан, хуҗалык кирәк-ярагы, шәлләр аларга йөрәкләренә якын балачакларын хәтерләтте.

Аларны Бакый авыл биләмәсе башлыгы Фәнүр Вәлишин һәм район ветераннар советы рәисе Кәлимулла Шәрәфетдинов җылы сәламләде һәм котлады. Алар мондый очрашуларның мөһимлеген, аларның кешеләргә кирәклеген билгеләде. Кешеләр туган якларын, якыннары турында онытырга тиеш түгел. Монда ешрак кайтып, якыннарының каберләрен, ихаталарны тәртипкә китерү – исәннәрнең изге бурычы.

Чыгыш ясаучылар күп булды. Кешеләр үзләренең хис-тойгылары белән уртаклашты, якташлары белән очрашу мөмкинлеге биргән өчен оештыручыларга рәхмәт әйтте.

Карамалы – рус авылы. Баян моңнарыннан, дәртле, матур җырлардан башка нинди бәйрәм булсын инде? Район Мәдәният йортыннан баянчы һәм җырчы Илдар Баһаветдинов һәм урындагы үзешчән артистлар Лена Исламова, Айгөл Әһлетдинова, Таисия Кондрашоваларның сәнгать җитәкчесе Зилия Яппарова җитәкчелегендәге чыгышы чарага аеруча тамашалылык өстәде. Кунаклар рәхәтләнеп аларга кушылып җырлады. Рус җырлары, такмаклары, шигырьләре кичкә кадәр тынып тормады. Шулай ук төрле уеннар һәм конкурслар үткәрелде. Аларда яше дә, карты да бик теләп катнашты!

Артабан аралашу аланлыкта ук әзерләнгән өстәлләр артында дәвам итте. Хатирәләр елга булып акты, аларның чиге булмады. Элекке авылдашлар бер-берсен шулкадәр сагынышкан иде. Алар, рухланып, канатланып, дәртле көйләргә кушылып биергә төште.

Бәйрәм кичкә кадәр дәвам итте. Кунаклар әлеге очрашуның соңгысы булмавына ышаныч белән таралышты.

ҮЗ ХӘБӘРЧЕБЕЗ.
Читайте нас: