Барлык яңалыклар
Чаралар
18 июнь 2018, 12:08

Кайсы һөнәр иң яхшысы?

Кайсы һөнәр иң иҗади, кызыклы һәм мавыктыргыч? Бу сорауга җавап бирү кыен, чөнки һәркем үзенең күңеленә хуш килгән һөнәрне сайлый. Район мәктәпләренең 2-11 класс укучылары өчен Балалар иҗат йорты белгечләре оештырган «Һөнәрләр кадрларда» район фотоконкурсы төрле һөнәрләрне популярлаштыруны һәм талантлы фотограф-һәвәскәрләрне ачыклауны үзенең бурычы итеп куйды.

Әйтергә кирәк, фотоконкурс үз бурычын бик яхшы үтәде. Балалар «Һөнәрне иң яхшы фотокүзаллау», «Стоп-кадр», «Минем әти-әниемнең һөнәре» һәм «Иң креатив фотография» номинацияләрендә фантазия һәм иҗади сәләтләрен, булачак һөнәр турында хыялларын үзенчәлекле күрсәтеп, аларны фотоларда оста чагылдырган.

Укучылар тарафыннан конкурска 200гә якын эш тәкъдим ителде. Алар арасында җиңүчеләр, ягъни, беренче-өченче урыннар алучылар гына - 70 кешедән артыграк булды. Алар барысы да район мәгариф бүлегенең Почет грамоталары белән бүләкләнде. Иң яхшы эшләр район мәгариф бүлегендә һәм учреждение сайтында урнаштырылды.

Фотоконкурс укучыларның фотога төшерергә яратуларын күрсәтте. Алар сирәк кадрларны тота белә, әти-әниләренең һөнәре белән кызыксына. Бер сүз белән әйткәндә, балалар фотога үзләренең һәм тирә-яктагыларның тормышыннан аеруча дулкынландыргыч, истә калырлык мәлләрне төшерергә тырыша, тирә-якта булган вакыйгаларга алар битараф түгел.

ҮЗ ХӘБӘРЧЕБЕЗ.

Р.МУСИНА фотосы.

Читайте нас: