Сабантуйның тантаналы өлеше мәртәбәле кунакларны каршылау белән ачылды. Аларны икмәк-тоз белән каршы алдылар (рәсемдә). Бу көнне кунакчыл Стәрлебаш җиренә республиканың авыл хуҗалыгы министры урынбасары Л.Р.Дәүләтбаева, Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы – Корылтайның Бюджет, салым, инвестиция сәясәте һәм территориаль үсеш комитеты рәисе Р.С.Хисмәтуллина, Стәрлетамак шәһәр округы хакимияте башлыгы В.И.Куликов, БР сәнәгать һәм инновацион сәясәт министрының беренче урынбасары Х.Х.Рәхимов, җаваплылыгы чикләнгән “РегионСтройПлюс” җәмгыяте директоры Ф.А.Фаткуллин, БР Табигатьтән файдалану һәм экология министрлыгының Стәрлетамак территориаль идарәсе җитәкчесе А.Ф.Хәйбуллин, якташларыбыз: РФ Федераль Җыелышы Дәүләт Думасы депутаты Р.Р.Ишсарин, “Уфаоргсинтез” ачык акционерлар җәмгыятенең гендиректор урынбасары Н.М.Мәхмүтов, БР Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутаты, “Витадент” Халыкара медицина концернының Генераль директоры Р.Ә.Хәсәнов, шулай ук М.Т.Юлдашев, М.Н.Шафиков, С.Г.Әхмәтов килделәр.
Район хакимияте башлыгы Ф.З.Туктаров һәм район Советы рәисе Ю.Х.Рысаев җитәкчелегендә кунаклар төп трибунада урын алгач, сәхнәдә һәм аның алдында Гаилә елына багышланган фольклор бию тамашасы башланды (астагы рәсемдә). Анда гаилә кыйммәтләре, традицияләре, бәхетле балачак, шулай ук милләтара татулык чагылдырылды – бер-берсен алыштырган башкорт, рус, татар, чуваш халык биюләре соңыннан бер зур тамаша булып үрелде.
Аннары сүз район хакимияте башлыгы Фәнүр Туктаровка бирелде. Ул Сабантуйда катнашучыларны җылы һәм ихлас сәламләде.
- Район хезмәтчәннәре хөрмәтенә оештырылган тамашага иң яхшы хезмәт коллективлары вәкилләре – тракторчылар, механизаторлар, комбайнчылар, машина йөртүчеләр, терлекчеләр, басу эшчәннәре һәм хуҗалыклар белгечләре җыелды, - диде ул. – Аграрийларга дәүләт ярдәме, югары сыйфатлы орлыклар, минераль ашламалар куллану, уңай һава шартлары, хезмәтне оста оештыру, механизаторларның һәм чәчүдә катнашучыларның барысының да тырышлыгы белән язгы чәчүне тиз арада һәм уңышлы башкарып чыктык. Беренчеләрдән булып аны җаваплылыгы чикләнгән “Заря” җәмгыяте механизаторлары тәмамлады. Башка авыл хуҗалыгы предприятиеләре: “Күндерәк” хуҗалыгы, Ленин исемендәге хуҗалык, җаваплылыгы чикләнгән “Нур” агрофирмасы” җәмгыяте чәчү кампаниясен оешкан төстә үткәрде. Үз хезмәтләре белән булачак уңышка нигез салган, ә бүгенге көндә чәчүлекләрне карау, мал азыгы хәзерләүгә авыл хуҗалыгы техникасын әзерләү белән шөгыльләнгән уңганнар да мактауга лаек. Әйбәт мал азыгы базасы, малларны рациональ тукландыруны дөрес оештыру, сыерларны карау һәм саву технологияләрен үтәү терлекчеләргә малларны кышлату чорында тулаем сөт савып алуны арттырырга мөмкинлек бирде. Сарайса, Бакый, Тәтербаш сөтчелек фермалары коллективлары сөт җитештерү буенча әйбәт күрсәткечләргә иреште. “Үзәк” МТС Миякә филиалы терлекчелек комплексының машина белән сыер саву операторы Зимфира Кирәева, 48,5 тонна сөт савып, терлекчелек тармагының алдынгылары исемлегенең алдында тора.
Үзенең чыгышы ахырында Фәнүр Зөфәр улы барлык район халкы исеменнән Республика Башлыгы Р.З.Хәмитовка, Хөкүмәткә, Республиканың Авыл хуҗалыгы министрлыгына һәм депутатларга ярдәмнәре, хуплаулары өчен рәхмәт белдерде.
Аннары сүз Ләлә Дәүләтбаевага бирелде. Ул Республика Башлыгы һәм үзе исеменнән стәрлебашлыларны сабан туе белән котлады, тулаем республика һәм безнең район буенча уңай күрсәткечләр турында сөйләде.
Сабантуй - 2018 флагын күтәрү өчен җаваплылыгы чикләнгән “ТУЛПАР” җәмгыяте механизаторы Раян Хәббетдинов, җаваплылыгы чикләнгән “Урожай” җәмгыятенең сөтчелек фермасы хисапчысы Наталья Ким, күп тапкырлар район, республика чемпионы, Русия чемпионы, Урал Кубогы иясе, көрәш буенча спорт мастеры кандидаты Рөстәм Мөхәммәтшин, Стәрлебаштан “Әти, әни, мин – спорт гаиләсе” Республика фестивалендә җиңүче Гыйльмановлар гаиләсе чакырылды.
Сабантуй – алдынгыларны бүләкләү бәйрәме. Авыл хуҗалыгы тармагының иң яхшы эшчәннәре бу көнне РФ, БР Авыл хуҗалыгы министрлыкларының, район Советы һәм хакимиятенең Почет грамоталары һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде. Аннары сәхнәгә 60 ел бергә гомер иткән гаилә парларын: Кәүсәрия һәм Галиян Каранаевларны, Люция Байназарова һәм Рәшит Әбүләевны, Валентина һәм Геннадий Денисовларны, Ирина һзм Виталий Тимофеевларны чакырдылар. Фәнүр Зөфәр улы Республика башлыгы исеменнән юбилярларга котлау открыткалары һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.
Сабантуй алдыннан гына районда яңа гаилә барлыкка килгән. Сарайса авылыннан Альфинур Юлай кызы һәм Мостафа авылыннан Фидан Мансур улы Күсәпкуловларның яшь гаиләсе никахларын беркеткән. Аларга иң җылы, изге теләкләр әйтелде, бүләкләр, бәхет һәм имин тормышның символик ачкычы тапшырылды.
Җитез, елгыр атлар Сабантуйның үзәгендә булды. Ат чабышлары һәрвакыт популяр, шуңа күрә халык, мәйданны уратып алып, бу тамашаны игътибар белән карый.
Сабантуйга быел унбишкә якын атта оста йөрүче килгән. Ленин исемендәге хуҗалык, Матросов исемендәге хуҗалык, җаваплылыгы чикләнгән “Күндерәк”, “Правда” агрофирмасы” җәмгыятьләре, “Үзәк” МТС һәм берничә КФХ ярышларга үзләренең иң җитез юртакларын алып килгән.
Барлыгы өч заезд булды. Беренче булып биш чабышкы ярышты. Бу төркемдә 2 минут 54 секунд вакыт белән Бикташева крестьян-фермерлык хуҗалыгыннан Эксклюзив туры айгырында Алик Бикташев иң яхшы нәтиҗә күрсәтте. Матросов исемендәге хуҗалыктан Артур Рәхимов утырган Ричард исемле матур гәүдәле ат финишка икенче булып килде. Азат Фәткнисламов “Күндерәк” хуҗалыгыннан Комбат кара-туры айгырында өченче булып килде.
Калган ике заездда Матросов исемендәге хуҗалыктан Фрау туры биясендә Артем Денисов, Бикташева крестьян-фермерлык хуҗалыгыннан Рапсал туры айгырында Айнур Туктамышев һәм Ленин исемендәге хуҗалыктан Брук җирән биясендә Альберт Садыйков иң яхшы вакытны күрсәттеләр.
Иң яхшы вакытны күрсәткән җиде җайдак финалга чыкты. Монда Ленин исемендәге хуҗалыктан Альберт Садыйков җиңү яулады. Икенче булып Алик Бикташев (Бикташева КФХ) килде. Аның артыннан ук финиш сызыгын шул ук крестьян-фермерлык хуҗалыгыннан Айнур Туктамышев кисте.
Ат чабышларында җиңүчеләр һәм призерларның барысы да акчалата призлар белән бүләкләнде.
Гадәттәгечә, Сабантуйда тирмәләргә аерым игътибар бүленде. Бу гаҗәп тә түгел. Аларның хуҗалары хәзерге заман белән уңышлы үрелеп барган борынгылык рухын тудыру өчен көчен дә, вакытын да кызганмаган. Барлык унысында да “Гаилә елы” темасына аерым урын бүленгән. Фотостендлар, альбомнар, намуслы хезмәтләре, бер-берсенә ихтирамлы мөнәсәбәтләре белән авылдашларының ихтирамын яулаган гаиләләрнең фотопортретлары стеналарны гына түгел, тирмәләр территорияләрен дә бизәде.
Моннан тыш, кунаклар безнең картәтиләребез һәм картәниләребез файдаланган көнкүреш әйберләре белән таныша алды, аларның оста куллары тудырган изделиеләргә сокланды. Тирмәләрнең стеналарын эчтән тукылган һәм чигелгән, бәйләнгән изделиеләр бизәде. Тышкы якка борынгы самавырлар, комганнар, икмәк пешерә торган савыт-саба һ.б. куелган иде. Борынгы осталарның мирасчыларының да шундый ук талантлы, оста булу сөенечле. Матросов исемендәге хуҗалыктан Риф Әсәновның оста куллары белән агачтан ясалган җәнлек һәм кош сыннарын гына алыйк. Алар искиткеч матур - күзләрнең явын алырлык! Сабантуйның буеннан-буена останың алтын кулларына һәм фантазиясенә сокланып, алар тирәсендә халык йөрде. Ә мультфильмнан Бүре бөтенесенең игътибарын җәлеп итеп торды.
Яңгырчы авыл биләмәсеннән Флүр Кәримовның эшләре дә мактауга лаек. Сетка-рабица, төрле үлчәмле һәм төсле евровагонка, төрле бизәкле кухняда кулланылучы такталар, уклаулар, мунча өчен кызыклы язулар – әлеге тырыш ир-егет барысын да булдыра. Аның изделиеләре дә күпләрне кызыксындырды. Яңгырчылыларны аерым билгелисе килә. Әлеге авыл биләмәсе куйган тирмә – соңгы елларда беренче карлыгач. Моңа авыл биләмәсенең яңа башлыгы Фәнүр Кәримовның егәрлеге, оештыру сәләте, үз тирәсенә авылдашларын туплый белүе нәтиҗәсендә ирешелгән.
Гомумән, тирмә куючыларның барысы да тырышкан. Өстәлләр сый-хөрмәттән сыгылып тора, хуҗалар кунакчыл һәм ачык йөзле. Тәмле ризыклар белән генә сыйлап калмый, алар кунакларга җырлар, тамазалар да бүләк итте. Ат чабышларыннан соң койма яңгыр да килүчеләрне куып кайтара алмады.
Нәтиҗәдә, тирмәләр конкурсында, жюри фикеренчә, беренче урын “Күндерәк” хуҗалыгына һәм Сарайса авыл биләмәсе хакимиятенә, икенче урын – Ленин исемендәге хуҗалык һәм Куганакбаш авыл биләмәсенә, өченче урын – Яңгырчы авыл биләмәсенә, шулай ук “Кабакуш” җәмгыятенә һәм Кабакуш авыл биләмәсенә бирелде. Башка тирмәләр төрле номинацияләрдә призлар алды: җаваплылыгы чикләнгән “Нур” җәмгыяте һәм Күндерәк авыл биләмәсе – “Иң матур тирмә”, җаваплылыгы чикләнгән “ТУЛПАР” җәмгыяте һәм Бузат авыл биләмәсе – “Тематик яктан иң яхшы бизәлгән тирмә”, Аллагуат авыл биләмәсе – “Көнкүреш милли әйберләренә иң бай тирмә”, Матросов исемендәге хуҗалык һәм Хәлекәй авыл биләмәсе “Иң үзенчәлекле бизәлгән территорияле тирмә”, җаваплылыгы чикләнгән “Правда” агрофирмасы” җәмгыяте һәм Бакый авыл биләмәсе – “Иң яхшы кухня”, җаваплылыгы чикләнгән “Урожай” җәмгыяте һәм Стәрлебаш авыл биләмәсе “Иң кунакчыл тирмә”.
Гадәттәгечә, милли көрәш бик күп тамашачыларны җыйды. Көрәш безнең районда популяр булганлыктан, аңарда катнашырга һәм үз осталыгын күрсәтергә теләүчеләр елдан-ел арта бара. Кинәт явып киткән яңгыр гына чәмле көрәшне беразга туктатып торды. Кояш күренү белән көрәшчеләр дә, тамашачылар да үз урыннарына кайтты.
Быел көрәш ике келәмдә ун авырлык категориясендә барды. Бер келәмдә җиңел авырлык категорияле көрәшчеләр үз көчләрен күрсәтте, икенчесендә – авырлар. Һәрвакыттагыча, Кабакуш, Түбәнге Аллагуат, Елембәт һәм Иске Калкаш авыллары көрәшчеләре аерылып торды. Берничә сәгать көрәшкәннән соң иң көчлеләр билгеләнде.
Үз авырлык категорияләрендә Кабакуштан Дим Ишембитов (40 кг кадәр), Айнур Собхангулов (60 кг кадәр), Айнур Кинҗәбаев (70 кг кадәр), Айдар Әхмәтов (90 кг кадәр), Түбәнге Аллагуаттан Рафикъ Шароян (50 кг кадәр), Ринат Ильясов (60 кг кадәр), Райман Муратов (70 кг кадәр), Илдар Муратов (90 килограммнан артыграк), Елембәт авылыннан Айнур Хужин (70 килограммнан артыграк), Иске Калкаштан Урал Булатов (80кг кадәр) чемпионнар булды. Сабантуйның абсолют чемпионы исеме өчен көрәшергә келәмгә танылган көрәшчеләр, республиканың күп тапкырлар чемпионнары Илдар Муратов, Айнур Кинҗәбаев, Альфред Кулсарин, Илшат Кулгилдин чыкты. Хәлиткеч алышта тәҗрибәле көрәшче Илдар җиңү яулады һәм Сабантуй-2018 чемпионы булды. Барлык җиңүчеләргә сарык тәкәләре, призерларга – кыйммәтле бүләкләр бирелде. Абсолют чемпион акчалата бүләккә лаек булды.
Бу көнне стәрлебашлылар һәм бәйрәм кунаклары төрле конкурсларда, ярышларда һәм милли уеннарда үзләренең җитезлеген, осталыгын күрсәтте. Ат чабышларыннан соң ук ярышлар үткәрелүче мәйданнарга катнашучылар һәм тарафдарлар тулды. Төрле ярышларда көчен сынаучыны кешеләр бөтен гаиләләре белән хуплап торды.
Ел саен армрестлинг – кул көчен сынау ярышы иң көчлеләрне һәм чәмлеләрне җыя. Катнашучыларның йөзләреннән бу төр ярышның никадәр җитди булуы күренә. Кулыңны бер генә секундка җибәрсәң дә – син җиңеләсең! 75 килограммга кадәрге авырлык категориясендә Илнар Гаитов җиңде, икенче урында Денис Гаитов (икесе дә Стәрлебаштан), өченче урында - Салават Насыйров (Иске Калкаштан). 75 килограммнан артыграк авырлык категориясендә Илнур Искәндәров җиңү яулады. Денис Бикмурзин икенче, Линар Әсәдуллин өченче булды. Алар өчесе дә Стәрлебаштан.
Аркылы борыста күтәрелү ярышына да байтак кеше җыелган иде. Монда үткән елгы җиңүчеләр Аяз Сатлыковны (Стәрлетамак шәһәре), Ильвир Низаметдиновны (Бузат), Линар Рәхимкуловны (Первомайский) күрергә була иде. Көчләрен сынарга теләүчеләр күп булса да, бу егетләргә җитүчеләр булмады. 100 метрга йөгерүдә дә күп кеше катнашты. Монда спортчылардан зур көч һәм чыдамлык таләп ителде. Кызганычка каршы, яңгыр башлану сәбәпле, волейбол уеннары булмады. Шулай да күпләр Сабантуй өчен традицион: көянтә белән су ташу, кашыкка йомырка салып йөгерү, капчык киеп йөгерү кебек халык уеннарында катнашырга өлгерде.
Вертикаль колгага менү Сабантуйда һәрвакыт иң тамашалы һәм дулкынландыргыч ярышларның берсе булып тора. Приз алу өчен биек, шома, ә мондый җилле көндә селкенеп тә торучы баганага менәргә кирәк. Анда менәргә батырчылык итүчеләрне приз артык кызыксындырмыйдыр да, мөгаен, җиңү чәме көчлерәктер аларда. Стәрлебаштан Виктор Красноженов беренчеләрдән булып баганага менәргә карар итте. Буйга озын булмаса да, нык гәүдәле Виктор былтыр да бу сынауны үткән иде. Берничә минут – һәм җиденче класс укучысының кулында приз – үтек. Хәлекәй авылыннан Юнис Галиев та биеклекне беренче тапкыр гына җиңми. Бу юлы аңа приз сыйфатында юрган эләкте. Өченче булып баганага Стәрлебаштан Айдар Аккүбәков менде.
Авыш колгага менү өчен дә күп көч, тигезлекне тота белү таләп ителә. Бу ярышта җиңүчеләргә приз итеп тере әтәч бирелде. Монда Ибракайдан бертуганнар Рушан һәм Айтуган Мөхәммәтҗановлар, Эльвина Мөрәсева, Данис Галиев (икесе дә район үзәгеннән) иң көчлеләре булды.
Кыскасы, бәйрәмдә катнашкан һәркем үз сәләтен күрсәтте. Бик күп уңай тәэссоратлар һәм чагу эмоцияләр алдылар. Иң җитез, көчлеләргә бүләкләр бирелде, башкаларны да судьялар читтә калдырмады. Аларга юату призлары тапшырылды.
Сабантуйда җырла, бие, күңел ач!
Кайсы бәйрәм концертсыз үтсен инде. Бер-бер артлы безнең артистлар, иҗади коллективлар һәм чакырылган кунаклар чыгып чыгыш ясаган сәхнә үз тирәсенә байтак кешене җыйды. Барлык тамашачылар концерт программасын лаеклы бәяләде. Әлбәттә, үзебезнең республика һәм Татарстан Республикасыннан килгән атказанган артистлар башкаруында җырлар да һәркемнең күңеленә хуш килде.
Бәйрәмдә “Карамельки” вокаль ансамбле (Балалар сәнгать мәктәбе, җитәкчесе Маргарита Салихова), Илүзә Казакбаева матур чыгыш ясады, татар-башкорт эстрадасының яраткан җырчылары Гөлназ һәм Эльмир Газизуллиннар, үзенең якташлары-әмирлеләргә багышлап җыр башкарган Татарстан Республикасының атказанган артисты Айрат Халиков, Башкортстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Минегали Хөснетдинов һәм аның улы Эдуард бәйрәмгә ямь өстәде. Популяр җырчылар Гөлшат Арсланова һәм Зөлфия Бирдегуловаларның чыгышы беркемне дә битараф калдырмады. Барлык чыгышлар дәррәү алкышларга күмелде.
Яңгыр явып торуга карамастан, чыгышлар тамашачыларда соклану уятты, күпләр кушылып биергә төште.
***
Шулай да һава торышы бозылу Сабантуй барышына үзгәрешләр кертте. Төшкә табан, бәйрәмнең кызу мәлендә, күк йөзе болытлар белән капланды. Борынгы йолага ышансың, Сабантуйда яңгыр яву – мул һәм юмарт уңышка. Җир дымга туенсын, ә кояш җылы нурларын кызганмый сипсен иде. Уңыш мул булса – җитеш тормыш, иминлек, иртәгәсе көнгә ышаныч та булыр.
Сабантуйда яңадан очрашканга кадәр!
Мөнирә ӘҺЛИУЛЛИНА,
Рәйсә МУСИНА,
Лиана ЯРМИЕВА,
Фирүзә СИНӘГУЛОВА.
А.ЗӘЙНЕТДИНОВ һәм М.ӘҺЛИУЛЛИНА фотолары.