Барлык яңалыклар
Чаралар
5 июнь 2018, 14:05

Мәрхәмәт, дуслык һәм елмаюлар көне

Җомга көнне, 1 июньдә, бөтен дөньяда Балаларны яклау көне билгеләнде. Безнең район да бу вакыйгадан читтә калмады. Табигать көтелмәгән үзгәрешләр китереп чыгарса да - бу көнне иртән кар яуды, барлык планлаштырылган чаралар район Мәдәният йортында үтте. Бу бәйрәм көне очраклы гына сайланмагандыр, мөгаен. Чөнки җәй - балаларның иң яраткан ел фасылы. Китаплар, дәфтәрләр көзгә кадәр читкә алып куелган, алда – өч ай каникул, саф һавада уеннар, кызыклы ачышлар, экскурсияләр.

Район Мәдәният йорты бу көнне балаларның бәхетле шау-шуы һәм көлүләре белән тулы булды. Алар әти-әниләре, картәти-картәниләре белән бәйрәмгә килде. Фойеда сәүдә оештырылган иде. Балаларны беренчеләрдән булып район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Альбина Суфьянова котлады. “Кадерле балалар, сезне бәйрәмегез белән котлыйм. Җәйге каникулларны күңелле үткәрүегезне телим. Яңа уку елында яңа җиңүләргә ирешү өчен көч туплагыз”, - дип теләде ул. Балачак бәйрәме алдыннан районда ике бала туган. Аларның берсе Яңа Калкаш авылыннан Әлфия һәм Вадим Котлушиннар гаиләсендә. Аларның гаиләсендә тәүге сабый – кызлары Айгүзәл туган. Стәрлебаштан Лилия һәм Раил Ганиевлар гаиләсендә уллары Руслан – өченче бала. Әти-әниләрне шушы күркәм вакыйга уңаеннан ЗАГС бүлеге начальнигы Роза Кәримова котлады һәм район хакимияте һәм “Бердәм Русия”партиясеннән бүләкләр тапшырды. Аннары сәхнәгә район хакимиятенең мәдәният бүлеге начальнигы Рәйфә Галиева күтәрелде. Ул STB-театр халык яшьләр театры җитәкчесе Альмира Ибраһимовага, аның артистларына, шулай ук тавыш операторына, костюмерга һ.б. Рәхмәт хатлары тапшырды. Аннары иң кызыклысы башланды. Яшь тамашачылар өчен STB-театр халык яшьләр театры һәм аның юлдашы – “Дебют” балалар театры башкаруында “Мойдодыр” театрлаштырылган әкияте күрсәтелде. Тантана сәбәпчеләре юынырга теләмәгән малай турындагы тамашаны рәхәтләнеп карады һәм заманча мультфильмнардан җырларны бергәләп җырладылар. Әкият һәм концерт тәмамланганнан соң балалар спорт уеннарында, иҗади биремнәр һәм мавыктыргыч конкурсларда катнашты. Оештыручылар - район Мәдәният йорты, спорт комитеты, Балалар-үсмерләр спорт мәктәбе, Балалар сәнгать мәктәбе, Балалар иҗат йорты, “Болгар” Балалар, үсмерләр һәм яшьләр клубы, шулай ук Стәрлебаш районы волонтерлары тырышлыгы белән бәйрәм чагу һәм истә калырлык булды! Стәрлебаш авылы эшкуарларының (Такси “Комфорт”, Экспресс Котлаулар, Олеся Спиридонованың чәчкә салоны, “Арзан” сәүдә үзәгенең Мебель үзәге, STB online) мавыктыргыч-уен программасы балаларның күңеленә хуш килде. Конкурсларда җиңүчеләр татлы призлар алды. Бәйрәм балаларның үзләре кебек үк бик күңелле, дәртле һәм чагу булды.

Лиана ЯРМИЕВА. А.ЗӘЙНЕТДИНОВ фотолары.


Читайте нас: