Барлык яңалыклар
Чаралар
5 июнь 2018, 14:18

Гаилә тормышының бормалы юллары

Кызганычка каршы, көндәлек тормышта без еш кына театрларга, музейларга, күргәзмәләргә барырга вакыт тапмыйбыз. 14-19 майда Башкортстанда “Гаилә атнасы” үтте. Аның кысаларында республиканың барлык шәһәрләрендә һәм районнарында гаиләгә ярдәм итүгә, гаилә традицияләрен саклап калуга һәм үстерүгә юнәлтелгән төрле акцияләр оештырылган иде. БР “Гаилә” Көньяк-көнбатыш районара үзәгенең Стәрлебаш районы бүлеге үткәргән гаилә атнасы якыннарың белән бергә вакытны файдалы үткәрер өчен яхшы сәбәп булды.

“Гаиләнең мәдәни походы” – 17 майда М.Г.Мәхмүтов исемендәге район туган якны өйрәнү музеенда үткән чара шулай дип аталды. Кунакларны бүлек начальнигы Зөлфия Гыйниятуллина сәламләде. “Сезгә вакытыгызны кызыклы үткәрергә, район тарихы, аның билгеле шәхесләре белән танышуыгызны телим”, - диде ул. Музей методисты Зөлхиҗә Әсәдуллина җыелучыларга музейны булдыру тарихы турында сөйләде, шулай ук кайбер экспонатларны күрсәтте һәм алар турында сөйләде. Җыелучылар безнең районда яшәгән хайваннарның карачкыларын, шулай ук йорт кирәк-яраклары экспонатларын аеруча зур кызыксыну белән карады. Балалар картәниләренең ничек яшәгәнен күрә алды, ә өлкәннәр картәниләренең өендә үткәргән бала чагын хәтеренә төшерде. Әйткәндәй, кайбер ата-аналар бу көнне музейда беренче тапкыр булды.

***

Икенче көнне район авылара китапханәсендә “Гаиләнең ял көне. Гаилә тормышы пазллары” дип аталган чара үткәрелде. Бу чарага балалары белән гаиләләр чакырылды.

Чараны ачып, Зөлфия Фәрит кызы җыелучыларны Гаилә көне белән котлап, республикада гаиләләргә ярдәм, аларны ныгыту һәм саклау буенча нинди чаралар кабул итүе турында сөйләде. Аннары ЗАГС бүлеге начальнигы Роза Кәримова тантаналы шартларда Рәсимә һәм Айнур Мөхәммәткуловларның гаиләсенә бала туу турында таныклык тапшырды. Урамда китапханә алдында музыкаль квест – флеш-моб үткәрелде, анда балалар актив катнашты һәм оештыручылар белән бергә рәхәтләнеп биеде. Китапханәдә кунакларны бай һәм кызыклы программа көтте. “Шатлык агентлыгы”ннан аниматорлар “Юл хәрәкәте хәвефсезлеге” конкурсын үткәрде. Балаларга шушы темага бәйле сораулар бирелде. Аннары машиналар белән уен үткәрелде. Викторина аниматорның фокус күрсәтүе белән алышынды. Балалар һәм ата-аналар тын да алмыйча аны күзәтте. Артабан катнашучылар Балалар иҗат йорты педагоглары әзерләгән осталык дәресләре карады. Алар пыялага рәсем төшерде һәм гаиләгә күз тиюдән саклаучы әйберләр эшләде, ә Олеся Спиридоновадан оригами, флористика сәнгатенә өйрәнде. Ул матур чәчәк гөлләмәсе ясап күрсәтте, ә соңыннан үзләренә чәчкәләрдән бәләкәй генә композиция эшләп, әниләренә бүләк итү мөмкинлеге бирде. «Гаилә» бүлегенең социаль эшләр буенча белгече тарафыннан тизлеккә пазллар җыю буенча уеннар оештырылды. Иң җитезләргә бүләкләр тапшырылды. Спонсорлар ярдәме белән (Stb-online, «Шатлык агентлыгы») балаларга тәмлекәчләр тапшырылды.

Балалар уйнап, күңел ачканчы ата-аналар да эшсез утырмады. Алар өчен «Болгар» балалар, үсмерләр һәм яшьләр клубыннан психолог чакырылды, аңа алар кызыксындырган сораулары белән мөрәҗәгать итә алды, ә Стәрлебаш районы халыкны социаль яклау бүлеге белгече гаиләләргә социаль ярдәм чаралары, дәүләт хезмәтләре төрләре турында консультация бирде. Чара тәмамланганнан соң гаиләләр истәлеккә фотога төште. Чара бик матур үтте, анда катнашучыларда тик яхшы тәэссоратлар калдырды.

Лиана ЯРМИЕВА.

Фото З.ГЫЙНИЯТУЛЛИНА тарафыннан бирелде.



Читайте нас: