Барлык яңалыклар
Чаралар
4 июнь 2018, 12:11

Туган телне балачактан өйрәнү зарур

Һәр кешенең туып-үскән һәм яшәгән, Туган җир дип горурланып әйтерлек урыны була. Шул ук вакытта һәр якның үз тарихы, гореф-гадәтләре, үз теле.

Ата-бабаларыбыз теле – халык акылын, аның традицияләрен, рухи байлыгын мең еллар дәвамында үзенә сеңдергән кыйммәтле хәзинә. Һәр халык өчен туган тел – иң кадерле нәрсә. Аны саклау һәм яшь буынга тапшыру – һәркемнең бурычы. Кызганычка каршы, күпчелек балалар һәм аларның әти-әниләре туган телдә укый һәм яза, ә кайберләре хәтта аралаша да белми. Милли мәдәнияттән һәм телдән читләтелгән балалар, нинди генә талантлы булуларына карамастан, тулысынча үсешә алмый, үз халкының гореф-гадәтләрен һәм милли мәдәниятнең традицияләрен дәвам итүчеләр була алмый. Бу сабый чактан ук башланырга тиеш.

Баланың беренче дуслары гадәттә үзе йөргән балалар бакчасында була. Безнең Первомайский балалар бакчасында башкорт һәм татар телләрен үзләштерү буенча түгәрәк эшли, анда балалар без үткәргән йолаларның, милли бәйрәмнәрнең турыдан-туры катнашучысына әверелә.

Эштә без туган телдәге сүзләрне тәрбияләнүчеләребездә яхшырак үзләштерергә мөмкинлек бирүче нәтиҗәле, уен технологияләрен файдаланабыз. Педагогның һәм ата-аналарның килешеп эшләве нәтиҗәсендә генә әйбәт нәтиҗәгә ирешергә мөмкин, чөнки гаилә халык традицияләре чыганагы булып тора. Шуңа күрә ата-аналар белән актив эшлибез, алар мини-музей өчен экспонатлар җыярга, үсешүче мохитне төзүдә һәм бәйрәмнәр оештыруда ярдәм итәләр, фоторәсемнәр китерәләр, милли костюмнар тегәләр, бу телне үзләштерүгә кызыксынуны арттыра. Апрельдә без “Карга боткасы” бәйрәмен үткәрдек, “Бәби күрү” йоласын үтәү өчен үзебезнең тәрбияләнүчебезгә кунакка бардык (рәсемдә). Без Ю.Ф.Әюповага кунакчыллыгы һәм хезмәттәшлек иткәне өчен рәхмәт белдерәбез.

Бердәм эшләү – бу туган телдә шигырьләр, такмазалар, җырлар өйрәнү; костюмнар, бизәнү әйберләре (башка бәйли торган тасмалар, чулпылар) тегү, кечкенә бала өчен бүләкләр әзерләү.

Безнең күп милләтле илебездә, аерым алганда Башкортстанда, бик күп төрле милләтләр һәм халыклардан: башкорт, рус, татар, мишәр, чуваш, мари, мордва, молдаван, удмурт һәм башкалар яши. Алар арасында тыныч, дустанә мохит тәэмин итү өчен балачактан үсеп килүче буынның толерантлыгын тәрбияләү зарур, монда этно-мәдәни тәрбия дә керә. Үз халкының тормыш-көнкүрешен, яшәешен хөрмәт иткән һәм аңлаган, туган ягының тарихын белгән кеше генә башкаларны аңлый һәм кабул итә ала.

Шулай итеп, без чын, тулы кыйммәтле граждан тәрбияләргә телибез икән, беренче чиратта аларда туган илгә, традицияләргә, телгә, мәдәнияткә сөю уятырга тиешбез.

Зенфира ӘЮПОВА, Первомайский балалар бакчасы тәрбиячесе.


Читайте нас: