Барлык яңалыклар
Чаралар
4 июнь 2018, 12:19

Кирәкле һөнәр алдылар

Пешекче һөнәре һәрвакыт популяр һәм кирәкле булып кала. Шуңа күрә дә халыкны эш белән тәэмин итү үзәге оештырган кулинария курсларына йөрергә теләүчеләр һәрвакыт күп җыела. Күптән түгел әлеге һөнәр серләрен үзләштерүчеләр тантаналы рәвештә пешекче-универсал таныклыгы алды.

Хатын-кызлар ике ай дәвамында курсларның укытучысы, пешекче-универсал Фазыйла Гасанова белән бергә кулинария серләренә өйрәнгән. Иң гади ризыклардан башлаганнар. Бүгенге көндә аларның һәркайсы бик оста итеп тортлар һәм башка теләсә кайсы ризыкны тәмле итеп пешерә. Һәр курс тәмамлаучы жюри хөкеменә өч төрле ризык тәкъдим иткән имтихан көнендә моңа без үзебез инандык. Бу көнне алар нәрсә белән генә гаҗәпләндермәде: мичтә пешерелгән каз, тавык, үрдәк, төрле салатлар, тортлар, печеньелар, ашлар, кабымлыклар. Бу ризыклар тәмле генә түгел, матур итеп бизәлгән һәм дөрес башкарылган да булырга тиеш. Минемчә, бу биремне барысы да бик яхшы үтәде, шулай да алар бик дулкынланды. Ә имтихан алырга килгән “Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге уку үзәге”нең начальник урынбасары Марина Фадеева аларны төрлечә хуплады. Ул тантаналы рәвештә кызларга курслар үтү турында таныклыклар һәм аларның укытучысына Рәхмәт хаты тапшырды. Халыкны эш белән тәэмин итү Көньяк-көнчыгыш районара бүлеге дәүләт казна учреждениесе начальнигы Иван Ефремов һәм Фазыйла Гасановага рәхмәт сүзләре яңгырады.

***

Агымдагы ел башыннан Халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенә эш эзләп 14 яшьтән алып 20 яшькә кадәрге яшьләрне кертеп, 200дән артыграк кеше мөрәҗәгать иткән. Шушы чорда үзәк юлламасы буенча 144 граждан даими яки вакытлыча эшкә урнаштырылган. Эш бирүчеләрдән 195 урынга гаризалар килгән. Җәмәгать эшләренә 12 кеше җибәрелгән, бу нигездә төзекләндерү эшләре һәм өлкән яшьтәгеләргә социаль ярдәм күрсәтү буенча. Шул ук чорда 126 кеше эшсезлек статусы алган, шул исәптән эшкә сәләтлелек яшендәге эшче төркемнән сигез инвалид. 500дән артыграк инвалидтан хезмәт эшчәнлеге белән 89 кеше мәшгуль. Укудан азат вакытта 14 яшьтән 18 яшькә кадәрге 39 кеше вакытлыча эшкә урнаштырылган. Бу чорда эшсезләр түбәндәге программалар буенча укытылган: IV разрядлы каравылчы, пешекче-универсал, парикмахерлар укуларын дәвам итә. Әлеге вакытта өч айлык парикмахерлар, бухгалтерлар (“ЭВМ 1с кулланучы: Бухгалтерия 8”) курслары һәм теләүчеләр өчен умартачылар курслары туплана.

Лиана ЯРМИЕВА. Автор фотосы.
Читайте нас: