Барлык яңалыклар
Чаралар
4 июнь 2018, 12:05

“Бердәм Русия” күршеләрне берләштерә

Күптән түгел район үзәгенең Болын урамында, Хәлим һәм Мининур Латыйповлар йортында “Бердәм Русия” партиясенең урындагы бүлеге һәм район авылара китапханәсе оештырган “Күршеләр көне” бәйрәме үтте. Ачык күңелле һәм кунакчыл хуҗаларның йортына күршеләре генә түгел, ерактарак урнашкан өйләрдә яшәүчеләр дә килде.

“Әби-бабайларыбыз элек-электән күршеләре белән тату яшәгән, шатлыклы вакыйгаларны бергәләп билгеләгән һәм көтелмәгән кайгыларны иңгә-иң куеп уртаклашкан. Заманалар үзгәрә, әлбәттә, ләкин традицияләребез тормышыбыздан китмәсен иде дип телисе килә”, - дип билгеләде “Бердәм Русия” партиясенең урындагы башкарма комитеты җитәкчесе Наилә Гыйззәтуллина бәйрәмне ачып. Бәйрәм китапханә хезмәткәрләре үткәргән күңелле эстафета белән дәвам итте. Катнашучылар шулкадәр кызып китте, конкурсларны берничәшәр тапкыр үткәрергә туры килде. Бу көнне җыр-биюләр дә булды. Рөстәм Галиев аккомпанементында барысы да биюгә төште. Чара ахырында катнашучылар-күршеләр Зиләрә Глазкова, Зәлия Абайдуллина, Мөнирә Килдегузина, Әлфия Ильясова, Гөлфия Биктимерова, Вәсилә Гыйльметдинова, Илсөяр Шәрипова, Венера Абутасова партиядән Рәхмәт хатларына һәм бүләкләргә лаек булган. Бәйрәм бергәләшеп самавырдан тәмле чәй эчеп, коймаклар ашап һәм әңгәмә корып тәмамланды.

Бу бәйрәм әлегә тормышыбызга кереп кенә килә, әмма якындагы елларда май ае өчен ул традиционга әверелер дип ышанабыз.

“Күршеләр көне” бәйрәме Русиядә 2006 елда барлыкка килгән, әмма “Бердәм Русия” партиясе беренче Бөтенрусия акциясен үткәргәч, 2014 елда гына бөтенрусия дәрәҗәсен алган. Безнең районда да бу көн традициягә кереп бара.

Лиана ЯРМИЕВА.

Автор фотосы.

Читайте нас: