Барлык яңалыклар
Чаралар
31 Май 2018, 12:20

Чик сакчылары үзләренең бәйрәмен билгеләде

Моннан төгәл 100 ел элек “Чик буе сагын оештыру турында” Декрет кабул ителгән. Шушы еллар эчендә хезмәт күп тапкыр үзгәрешләр кичергән, ләкин дәүләт чиген саклау бурычы үзгәрешсез калган. Районда чара локаль сугышларда һәлак булганнар Стеласына, Советлар Союзы Геройлары Абдулла Әхмәтов һәм Сафа Хәсәнов бюстларына, Хәсрәтле ана һәйкәленә чәчәкләр салу һәм гомерләрен аямыйча, Ватанның барлык чикләрендә дошман һөҗүменә каршы торган беренче чик сакчыларына хөрмәт йөзеннән бер минут тын калу белән башланды.

Бу дүшәмбе көннең үзенчәлекле икәнлеге иртәдән үк аңлашыла иде. Район үзәге урамнары буйлап кызыллы-яшелле флаглар таккан машиналар үтте. Үзәк мәйданда төрле яшьтәге ир-егетләр сафлары тезелде. Аларның кайберләре хәрби парад киемендә, кайберләре гади чалбарда һәм тельняшкада иде. Әмма һәрберсенең башында яшел фуражка яки шундый ук төстәге берет – чик сакчысының горурлыгы - аның Туган ил чикләрен саклау хезмәтендә булганлыгын раслаучы символ иде. Алар бердәм сафка тезелеп урамнар буйлап үтте. Аларның һәркайсы өчен “чик буе йозакта” сүзтезмәсе зур мәгънәгә ия. Яшел фуражка, автомат, хезмәт этләре – чик буе гаскәрләрендә романтика да, хәвеф тә, горурлык тойгысы да бар.

Чәчәкләр салганнан һәм урамнар буйлап сафка тезелеп йөргәннән соң район Мәдәният йортында бәйрәм концерты оештырылды. Залда утыручыларны район хакимияте башлыгы урынбасары Альбина Суфьянова, район ветераннар советы рәисе Кәлимулла Шәрәфетдинов, чик буе хезмәте ветераны Юнир Хәсәнов җылы котладылар. Бу көнне чик буе хезмәте ветераны күкрәккә тага торган билгесе һәм таныклыгы Ринат Гыйльметдиновка, Зөфәр Габдрәхимовка, Илдус Хәйбуллинга һәм Юнир Хәсәновка тапшырылды. Ә Айрат Әхмәтвәлиев, Илгиз Фаткуллин, Шамил Салихов, Фаил Латыйпов, Рауил Хәсәнов, Виктор Мәхмүтов, Андрей Кожевников “Русия Федераль хәвефсезлек хезмәте Чик буе хезмәтенә 100 ел” медальләренә лаек булды. Аннары “Стәрлебаш бөркетләре” фольклор ансамбленең кече һәм өлкән составы, Азалия Шафикова, Әнвәр Исмәгыйлев, Илдар Баһаветдинов, Рөстәм Галиев, Хәтимә Гафиятуллина, Зөлхиҗә Әсәдуллина һәм башкалар чик сакчыларына үзләренең чыгышларын бүләк итте.

Лиана ЯРМИЕВА. А.ЗӘЙНЕТДИНОВ фотосы.



Читайте нас: