Барлык яңалыклар
Чаралар
30 Май 2018, 13:46

Спортта, укуда, хезмәттә, мавыгуларда башлангыч мәктәп укучыларының үз казанышлары!

Май ае белем бирү учреждениеләре өчен уку елына йомгаклар ясау чоры булып тора. Үткән атнада район Мәдәният йортында “Мәктәп даны – 2018” традицион бәйрәме үтте. Бу көнне “Башлангыч мәктәп” дип аталган илнең иң актив, зирәк, талантлы “халкын” хөрмәтләү тантанасы булды.

Аларның күпме икәнен аңлау өчен укучыларны, аларның педагогларын бүләкләүнең ике сәгатькә якын дәвам итүен әйтү дә җитә. Мәктәп казанышлары парадын уку алдынгылыры ачты, алар бигрәк тә икенче классларда күп – 25 бала тик “5”ле билгеләренә генә укый. Шулкадәр үк өченче һәм дүртенче класс укучылары кече яшьтәге мәктәп укучылары арасында “Кече фәннәр академиясе” тикшеренү эшләре конкурсы һәм фәннәр буенча район олимпиадалары җиңүчеләре һәм призерлары. Аннары алкышлар астында сәхнәгә осталыклары, иҗатлары белән мәктәп тормышын чагурак һәм кызыклырак итүче балалар - төрле номинацияләрдә җиңүчеләр: “Мәктәпнең иң яхшы спортчылары”, “Рус телен яхшы белүче”, “Алтын каләм”, “Тирә-як дөньяны яхшы белүче”, “Иң яхшы оештыручы” һ.б. – барлыгы 12 номинация. Залда аларның әти-әниләре, картәти-картәниләре балалары, оныкларының уңышлары белән горурланып утырды. Ураев Артур, Рысаев Кәрим, Йосыпов Вилдан, Галиева Арина, Йомадилов Данил, Ярмиева Айназа, Галиев Данис, Ибәтуллин Артем, Харисова Рената, Валиков Георгий, Карамышева Азалия һәм башкалар берничәшәр грамота алды. Ә инде төрле спорт ярышларында катнашып, әйбәт нәтиҗәләр күрсәткән укучыларны сәхнәгә чакыргач, алар анда көчкә сыйды! Алар барысы да район спортының киләчәге.

Район хакимияте башлыгы Ф.З.Туктаровның стипендиатлары түбәндәге мәктәп тәмамлаучылар булды: Егоров Дмитрий, Йосыпов Вилдан, Дәүләтшина Валерия, Йомадилов Данил. Мәктәп директоры Г.А.Хөсәенова стипендиясенә өченче класс укучылары Шәрипов Денис, Кәримов Данияр, Мөрәсова Эльвина лаек булды. Мәктәпне тәмамлаучы дүрт укучыга физик культура укытучысы Д.Р.Ишбулдин һәм музыка укытучысы Р.Т.Шәрипова стипендиясе бирелде. Бүләкләү тантанасы концерт номерлары: яшь талантлар башкаруында биюләр һәм җырлар белән үрелеп барды.

Менә тантананың төп өлеше якынлашты. Укуда һәм мәктәпнең җәмәгать тормышында аерым уңышлары өчен “Ел укучысы” исеменә Валиков Георгий һәм Харисова Рената лаек булдылар. Җиңүчеләргә мактау кәгазьләре һәм медальләр тапшырылды, алар үзләренең интеллектуаль һәм иҗади хезмәтләре белән моңа чын-чынлап лаек.

Бу көнне педагоглар адресына аларның авыр хезмәтләре, һөнәри осталыклары, укучыларның мавыгуларын хуплый белгәннәре өчен рәхмәт сүзләре яңгырады. Гүзәл Абдрахман кызы аларның һәркайсына күңел түреннән чыккан җылы теләкләрен җиткерде.

Мәктәп коллективы район Балалар иҗат йортына, спорт мәктәбенә, үзәк район китапханәсенә күп еллык тыгыз хезмәттәшлек өчен рәхмәт белдерде.

“Мәктәп даны” бәйрәменнән репортажны чех педагог-гуманисты, язучы Ян Амос Коменский сүзләре белән тәмамлыйсы килә: “Балалар һәрвакыт нәрсә белән булса да рәхәтләнеп шөгыльләнә. Бу бик файдалы, шуңа күрә моңа комачауларга түгел, ә алар нәрсә белән булса да шөгыльләнсен өчен чаралар күрергә кирәк”.

Балаларыбыз киләчәктә дә үзләренең уңышлары, яңадан-яңа ачышлары һәм казанышлары белән сөендереп торсын!

Фаягөл ЙОСЫПОВА. Автор фотолары.

Читайте нас: