Барлык яңалыклар
Чаралар
30 Май 2018, 13:49

Бу юлы уңыш кемгә елмайды?

25 майда редакциядә “Стәрлебаш чишмәләре” район гәзитеннән соңгы, исәбе буенча дүртенче призлар уйнату булды. Бу юлы гәзиткә язылучылар аеруча актив катнашты – барлыгы 15 кеше килгән иде. Аларның берсенең җиңел кулы белән бәхетлеләрнең квитанцияләре тартып чыгарылды.

Бу көнне уңыш түбәндәгеләргә елмайды: Флүрә Галиәкбәрова (ул үткән ел да безнең гәзиттән приз алган иде), Гали Гатауллин, Айгөл Хөсәенова, Динара Галләмова, Лилия Кәримова, Фәзилә Гәрәева, Илдус Йосыпов, Ибракай авылыннан Суфия Салихова (рәсемдә). Приз откан ике кеше – Ришат Шабаев һәм Илгиз Туктаров бу көнне үзләре килгән иде.

- Мин гаиләм белән 45 ел Салаватта яшәдем. Мине бәхетле кеше дип әйтергә була – кайчандыр “Сайлау” шәһәр гәзитеннән приз откан идем. Гәзитләр алдырабыз, укыйбыз. Аларны укымасаң, районда, республикада булган яңалыкларны каян беләсең? Стәрлебашка күчү белән беренче эш итеп район гәзитенә язылдым, - ди Ришат Биктимер улы.

Гәзит редакциясе чираттагы җиңүчеләрне котлый һәм аңа язылучыларның барысына да тугры калганнары өчен рәхмәт белдерә.

ҮЗ ХӘБӘРЧЕБЕЗ. Ф.ЙОСЫПОВА фотосы.


Читайте нас: