Барлык яңалыклар
Чаралар
29 Май 2018, 17:40

Тарихка сәяхәт кылдылар,концерт карадылар

“Музейда төн” акциясе быел дөньяның 42 илендә үтте. Анда гаять бай экспонатлар коллекциясенә ия булган М.Мәхмүтов исемендәге район туган якны өйрәнү музее да бишенче тапкыр актив катнашты. Аның фондында алар 10 меңгә якын.

Килүчеләрне музейның методисты Зөлхиҗә Әсәдуллина җылы сәламләде. Ул аларны музейның төзелү тарихы, аның бүлекләре белән кыскача таныштырды, алар буйлап үтәргә чакырды. 18.00 сәгатьтән башлап төн уртасына кадәр монда 370тән артыграк кеше булды. Алар исәбендә Балалар иҗат йорты тәрбияләнүчеләре, район үзәге мәктәпләре укучылары, Рәүфә һәм Илдар Локмановлар, Әлфия һәм Вячеслав Ниязгуловлар гаиләләре, Казахстаннан килгән кунаклары белән Тахир Базарбаев, Фәрит Искәндәров һәм башкалар. Алар музей буйлап экскурсия кылып кына калмый, Гөлйөзем Сәепова, Зөлхиҗә Әсәдуллина, “Стәрлебаш бөркетләре” вокаль ансамбленең кече төркеме, Рената Харисова, “Можеретон” һәм “Геометрия” барабанчылар ансамбле (җитәкчесе Рәйлә Хәбибуллина, Балалар иҗат йорты), башкаруында концерт номерлары, Балалар сәнгать мәктәбеннән Ләйлә Абайдуллина күрсәткән уенчыклар ясау буенча осталык дәресе карады.

ҮЗ ХӘБӘРЧЕБЕЗ. Фото З.Әсәдуллина тарафыннан бирелде.

Читайте нас: