Барлык яңалыклар
Чаралар
23 Май 2018, 11:24

Бәйрәмгә багышланган өмәләр

Күптән түгел безнең ил тантаналы рәвештә Бөек Җиңү бәйрәмен билгеләде. Аның алдыннан зур күләмле эшләр башкарылды. Бу митингларга, концертларга, чараларга әзерләнү генә түгел, шулай ук һәйкәлләрне төзекләндерү һәм аларның территориясен тәртипкә китерү.

Традиция буенча, Айдарәле авылында фашизмга каршы көрәштә һәлак булганнарның истәлегенә чәчәкләр сала торган урын – Дан обелискы бар.

Һәйкәлнең тирә-ягын һәм паркны авыл советы, мәдәният йорты, медпункт һәм китапханә хезмәткәрләре тәртипкә китерде. Алар бордюрларны агартты, обелиск тирәсен себерде, ихата баганаларын агартты. Һәм Җиңү көнендә монда килү бик күңелле булды.

Ф.Р.ШӘЕХОВА, Айдарәле авыл биләмәсенең яшьләр эшләре буенча белгече.

Автор фотосы.
Читайте нас: