Барлык яңалыклар
Чаралар
22 Май 2018, 13:23

Дөнья коткаручыларын хәтерләп

Җиңү көне – иң якты язгы бәйрәмнәрнең берсе. Ләкин, кызганычка каршы, ул канкойгыч вакыйгаларда катнашучылар саны елдан-ел кими бара. Шулай да балалар бакчаларында, мәктәпләрдә оештырылган очрашулар нәтиҗәсендә үсеп килүче буын ветераннар белән аралашып кына калмый, шулай ук аларга тыныч тормыш өчен рәхмәт тә әйтә ала.

Ватанчылык хисе – эчтәлеге буенча бик катлаулы, һәм ул берничә сүз белән генә аңлатыла алмый. Ватанчылык хисе әкренләп, тирә-як дөнья, кеше туган һәм яшәгән кечкенә ватаны турында күзаллауны тулыландыру барышында, үз иленә, планетага аңлы мөнәсәбәт формалашуда барлыкка килә. Бүгенге көндә әхлакый һәм ватанчылык тәрбиясе, өлкәннәргә сөю һәм хөрмәт, халык тарихына һәм Ватанга сакчыл мөнәсәбәт күрсәтә белү турындагы мәсьәлә кискен тора. Бу сыйфатларны кечкенәдән үк бала күңеленә салу зарур.

1 санлы Стәрлебаш балалар бакчасында балаларга ватанчылык тәрбиясе бирү буенча зур эшләр алып барыла. Моның өчен тематик әңгәмәләр, һәйкәлләргә, район туган якны өйрәнү музеена, китапханәләргә экскурсияләр үткәрелә. Җиңү көне алдыннан “Без хәтерләргә һәм данларга тиеш” һәм “Бу көннәрнең даны онытылмас” дип исемләнгән чаралар үтте, аның барышында балаларга сугышның нинди кайгылар алып килүе, солдатларыбызның нинди кыю һәм көчле булулары турында сөйләделәр. Авыр сугыш елларында тылда илебезгә нык торырга ярдәм итүчеләрне искә алдылар. Балалар шулай ук Җиңү Парады, “Үлемсез полк”ның нәрсә икәнен, Георгий тасмасының нәрсә аңлатуын белде. Әти-әниләр белән әңгәмәләшүдән һәр бала үз сугыш геройлары булган гаилә тарихыннан күп кенә кызыклы фактлар ишетте.

Бәйрәмгә чакырылган картәниләр һәм картәтиләр әлеге бәйрәмгә хас булган кайгы белән үрелгән шатлыкларын җиткерә алган оныкларына яшь тулы күзләре белән карады.

Шулай ук безнең тәрбияләнүчеләр күптән түгел “Сугыш чоры җырлары” район конкурсында катнашты (рәсемдә). Әлеге чара кечкенә артистлар өчен зур вакыйга булды, ул сабыйларда гомум эш, үз төркемнәре, балалар бакчасы, гаилә һәм, әлббәттә инде, Ватан өчен горурлык хисе тәрбияләргә ярдәм итә.

Гөлназ ГЫЙЛӘҖЕТДИНОВА, музыка җитәкчесе,

Лүзия ХИСАМОВА, 1 санлы Стәрлебаш балалар бакчасының өлкән тәрбиячесе.

Фото авторлар тарафыннан бирелде.


Читайте нас: