Барлык яңалыклар
Чаралар
21 Май 2018, 11:34

Яраткан гәзит һәм журналлар – ташламалы бәяләр белән

Гәзитебездә күп тапкырлар хәбәр итүебезчә, 10 майдан 20сенә кадәр матбугатка язылу ункөнлеге игълан ителде. Бу чорда яраткан басмаларга ташламалы бәя белән язылырга мөмкин. Сишәмбе көнне “Русия почтасы”ның Стәрлебаш бүлеге һәм район гәзите редакциясе “Абунәче көне” оештырдылар.

Үткән еллардан аермалы буларак, “Абунәче көне” бу юлы көндез кеше күп йөргән “Энҗе” сәүдә үзәге каршындагы мәйданда үтте. Әйткәндәй, гәзит укучыларыбызның күбесе бу көнне көтте, чөнки берничә басмага язылучыларга арзангарак туры килә.

Мәсәлән, гәзитнең актив укучыларының берсе Наилә Сираҗетдинова, район гәзитеннән тыш, бу көнне башка басмаларга да унга якын квитанция тутырды. Пенсионер, элекке укытучы Фәнүзә Газиева район гәзитенә һәм “Аргументы и факты” га язылып, түбәндәгеләрне әйтте:

- Район гәзите кызыклы, әлбәттә, анда районда барган күпчелек вакыйгалар яктыртыла, әмма аның бәясе бик кыйммәтләнде. Ул үзәк һәм республика гәзитләре дәрәҗәсендә диярлек. Ләкин, икенче яктан, бу акчага нәрсә алып була? Азык-төлек кибетенә бер-ике кереп чыгасың. Ә бит рухи азык та бик кирәк. Гәзиткә язылып, без ярты ел дәвамында районда барган бик күп вакыйгаларны белеп торачагыбызга ышанабыз.

Бу көнне Галия апа Ваһапова (рәсемдә), Муса Гыйззәтуллин, Татьяна Павлова, Гөлфия Галиәкбәрова, Зилә Йосыпова (барысы да район үзәгеннән) һәм Тәтер-Арсланнан Клара Рысаева һәм башкалар район гәзитенә язылды. Иң актив язылучыларга район гәзите редакциясе зур булмаган бүләкләр тапшырды. Барлыгы 100дән артык квитанция тутырылса, шуларның 38е район гәзитенә булды.

“Абунәче көне” үтсә дә, гәзиткә язылу дәвам итә. Димәк, гәзит укучыларның яраткан басмаларына квитанция тутыру һәм ял сәгатьләрендә гәзит-журналлар укып үткәрү мөмкинлеге бар.

Мөнирә ӘҺЛИУЛЛИНА. Автор фотосы.

Читайте нас: