Барлык яңалыклар
Чаралар
21 Май 2018, 11:40

“Утлы елларны онытмасыннар дип җырлыйм...”

Бөек Җиңү көне алдыннан районда шушы күренекле датага багышланган күп кенә чаралар үткәрелде. Алар арасында иң истә калганнарның берсе - район Мәдәният йортында булган “Утлы елларны онытмасыннар дип җырлыйм...” концерты.

Анда менә инде өченче ел барлык район чараларының алыштыргысыз алып баручысы, тамашачылар яратып өлгергән җырчы Илдар Баһаветдинов һәм тамашачыларга сугыш һәм аннан соңгы елларның җырларын һәм шигырьләрен бүләк итүче яшь башкаручылар катнашты (рәсемдә). Быел оештыручылар программаны берникадәр киңәйткән, аны тагы да баеткан. Район Мәдәният йорты фойесында алар Бөек Ватан сугышы тарихында иң бөек танк алышының берсе – Курск дугасындагы алышка багышланган күргәзмә тәкъдим итте. Хәрби техника миниатюралары район үзәгенең 1,2 санлы, Первомайский урта мәктәпләре укучыларының актив катнашлыгында әзерләнгән. Әйтергә кирәк, аларның бу эше зур тәэссоратлар калдырды. Танклар, самолетлар макетлары, шартлау нәтиҗәсендә асты-өскә килгән җир, шартлаган снарядлардан калган чокырлар... Ә аның кырында бу бөек алыш турында мәгълүматлар: катнашучылар саны, совет солдатлары һәм немецлар арасында кешеләр һәм техника югалту, Җиңү өчен сугышның әһәмияте, Курск дугасындагы алышта катнашкан стәрлебашлыларның фамилияләре. Болар Гатаулла Хөббетдинов, гвардия старшинасы Мәхмүт Арсланов, рядовойлар Барый Галиев, Имам Мозаһитов, Хәйбулла Исмәгыйлев, Михаил Бледных...

Аннары бик тамашалы һәм матур концерт булды. Тамашачылар Илдар Баһаветдинов, Азалия Шафикова, Алия Шәрипова, Әнвәр Исмәгыйлев башкаруында үзләренең яраткан җырларын, Альмир Фәйзуллин, Гөлфия Назароваларның шигырьләрен рәхәтләнеп тыңлады.

Хәрби хроника кадрлары, Кызыл мәйданда 1945 елгы Җиңү Парады, нәфис фильмнардан өзекләр белән видеоклиплар артистларның чыгышларын тагы да ныграк бизәде. Һәм әлбәттә инде, “А зори здесь тихие...” кинотасма мотивлары буенча шул исемдәге бию энергетикасы буенча көчле булды. “Ялкынлы йөрәк” коллективы (куючысы Сөмбел Йосыпова) бию спектаклендә рух ныклыгын, хис-тойгыларны, яшь зенитчы кызларның Ватан хакына гомерләрен бирүен күрсәтте. 1942 елның маенда аларга, мәңгегә 19 яшьлек булып калганнарга, немец диверсант-десантчылар отрядына каршы торырга туры килгән. Яшь кызлар үтерергә өйрәтелгән көчле ирләргә каршы үлемечле алышка кергән. Солистлар Алсу Мирхәйдәрова, Ләйсән Хәсәнова, Ләйсән Бәхтиярова, актер-биючеләр Карина Мифтахова, Роза Карамышева, Эльдана Иксанова, Илүзә Назарова, Гөлдәрия Вәлиева, Кадрия Назаровалар һәм аларның җитәкчеләре Сөмбел һәм Рафаил Йосыповлар, Илсөяр Хакетдинова бию аша геройларның батырлыгын, кыюлыгын, Ватанга тугрылыгын күрсәтә алды. Һәлак булган яшь кызларның якты истәлеге Җир йөзендә тормыш дәвам итүен раслый. Алар безне шундый авырлыклар белән яулап алынган тыныч тормышны сакларга чакыра.

Бер тында үткән матур концерт, тамашачыларга бик ошады. Репетицияләрдә тир түгеп шөгыльләнгән җырчыларга һәм биючеләргә тамашачыларның бердәм алкышлары зур бүләк булды. Һәм район хакимияте башлыгы Ф.З.Туктаровтан хезмәттәшләре бүләк иткән истәлекле призлар һәм тортлар күңелләренә хуш килде.

Рәйсә МУСИНА. Автор фотосы.

Читайте нас: