Барлык яңалыклар
Чаралар
21 Май 2018, 11:43

“Үлемсез полк” батырлары белән горурланабыз

Башта шәһәрләрдә һәм районнарда гына үткәрелүче “Үлемсез полк” акциясе соңгы елларда ил буенча ышанычлы атлый. Бөек Ватан сугышында катнашкан картәтиләренең, тылда эшләгән картәниләренең фоторәсемнәрен тотып урамнан үтү аеруча горурлык дип исәпли аларның зур булмаган авылларда яшәүче балалары, оныклары.

Район авылларында әлеге акция ныклы традициягә әверелде. Анда чәчләре чаларган ветераннар гына түгел, рәсми кешеләр, урта яшьтәгеләр, укучылар, хәтта балалар да катнаша. Бу бик шәп! Чөнки кечкенәдән үк балаларда Ватанга сөю, иле, гаиләсе, теле, традицияләре өчен горурлык хисе тәрбияләмәсәк, ата-бабаларыбызның батырлыклары турында сөйләмәсәк, бүгенге тыныч тормышка нинди бәяләр белән ирешелгәнлеген аңлатмасак үз тарихын белмәүче буын үсәчәк.

Менә шулай үтте Бөек Җиңү бәйрәме районның аерым авылларында, анда обелискларга веноклар һәм чәчәкләр салып, “Үлемсез полк” акциясен үткәреп кенә калмаганнар, шулай ук сугыш, хезмәт ветераннарын, тыл эшчәннәрен чәй табыны артында хөрмәтләгәннәр, бергәләп фоторәсемгә төшкәннәр.

Рәйсә МУСИНА.

Фото авыл биләмәләре хакимиятләре тарафыннан бирелде.

Читайте нас: