Чараны район хакимияте башлыгы Ф.З.Туктаров ачты һәм алып барды. Көн тәртибе киңәйтелгән булды. Анда районның дин әһелләренең эшендә нинди кыенлыклар белән очрашырга туры килүе турында гына сүз алып барылмады, дөньяви мәсьәләләр дә күтәрелде. Мәсәлән, мәчетләрдә янгын хәвефсезлеге чаралары турында. Дини бәйрәмнәрдә һәм башка чараларда намазга байтак халык җыела, димәк, аларның хәвефсезлеге тәэмин ителергә тиеш. Яки эленмә такталарның дөрес бизәлеше, аерым юридик мәсьәләрне хәл итү һәм башка бик күп нәрсәләр.
Мондый очракларда каралганча, киңәшмәне дога белән ачтылар. Сәламләү сүзен һәм аның башлыгы Нияз Гыймазовның бүгенге көндә Яшерган авыл биләмәсендә эшләр барышы турында тыңлаганнан соң җыелучылар агымдагы эшләрне тикшерүгә кереште.
Беренче булып Мөселманнарның үзәк диния нәзарәтеннән Стәрлебаш районы имам-мөхтәсибе Зөфәр Биктимеров сүз алды. Ул дини эктремизмны кисәтү, проблемалар турында күбрәк сөйләде. Күпчелек авылларда мәчетләр эшләүгә карамастан, барысында да биш тапкыр азан әйтелмәвен билгеләде. Мәчеттә имам бар икән, азан әйтелергә тиеш, диде Зөфәр хәзрәт. Аларның кайберләрендә дин әһелләре бик аз. Район буенча аерылышулар күп – 80% диярлек гаиләләр сынауларны күтәрә алмый, таркала. Шуңа күрә никахка кадәр берничә көн алдан яшь парлар белән мотлак сөйләшергә, аларның гаиләсе киләчәктә ныклы булсын өчен бурычларын һәм хокукларын аңлатырга кирәк.
Шулай ук Зөфәр хәзрәт һәр имамның үз мәчетендә хуҗа булырга тиешлеген, ә барлык дини йолаларның үзәк диния нәзарәте законнары таләп иткәнчә төгәл үтәлергә тиешлеген әйтте.
Чара барышында кайбер дини яшьләрнең намазны бөтен кагыйдәләрен тотып укымавы уңаеннан бәхәс чыкты. Моңа Әмир авылының имам-мөхтәсибе Галинур Шиһабетдинов бик акыллы итеп җавап бирде: “Нәрсәнедер дөрес эшләмәгәнлектән яшьләрне мәчеттән куып чыгарырга ярамый. Кеше Аллаһы Тәгаләгә ихлас ышана, мәчеткә йөри икән, аңа кагыйдәләрне итагатьле итеп аңлату зарур. Югыйсә, аның безгә каршы торучылар сафына басуы мөмкин. ИГИЛ тарафдарлары, аларның хис-тойгыларында уйнап, безнең эшләп җиткермәүчәнлекләр һәм хаталарны файдаланып, нәкъ шундый кимсетелгәннәр белән үз сафларын тулыландыра”.
Айтуган авылыннан Фәрит имам-хатыйб һәм Кабакуш авылыннан Мансур Сөяргулов күпчелек мәчетләр өчен көнүзәк мәсьәлә – электрга тарифлар проблемасын күтәрде. Бүгенге көндә мәчетләр электрга юридик берәмлекләр кебек түли. Бу бик кыйммәт, ә кышын шуның нәтиҗәсендә кайбер Аллаһ йортлары бөтенләй ябылырга мөмкин, дип борчылды алар. Безгә халык өчен булган тарифны билгеләргә ярамыймы, дип мөрәҗәгать иттеләр алар Фәнүр Зөфәр улына.
Шулай ук район дәваханәсендә дәвалануда булган дин әһелләре өчен намаз уку бүлмәсе ачу һәм башка кайбер үтенечләр әйтелде.
Район Советы секретаре Айгөл Мусакаева имам-хатыйпларның игътибарын мәчетләрнең эленмә такталарына юнәлтүне үтенде. Алар дөрес эшләнгән – республиканың дәүләт телләрендә – башкортча һәм русча язылырга тиеш. Шулай ук араларында экстремистик эчтәлектәге китаплар булмасын өчен мәчетләрдәге дини әдәбиятны яңадан тикшереп чыгарга кирәк.
Киңәшмә барышында күпчелек сорауларга җавап биргән Фәнүр Зөфәр улы аның ахырында катнашучыларны районда басу эшләре барышы белән таныштырды. Планлаштырылганның яртысы башкарылды, дип билгеләде (59%). Нинди хуҗалыкларда чәчүнең ничек баруын әйтеп үтте.
Чара изге эш – Яшерган урта мәктәбе территориясендә алмагачлар утырту белән тәмамланды. Анда имамнар, җиңнәрен сызганып, кулларына көрәкләр алып, бердәм эшкә тотынды. Аларга укучылар ярдәм итте. Әлеге акциядә катнашучыларның хәтерендә җимеш үсентеләре утырту озак сакланыр дип уйлыйбыз. Алмагачлар матур итеп үсеп китәр һәм яшерганлыларны язын ак чәчәккә күмелеп, ә көзен – сусыл тәмле җимешләре белән сөендерер дип ышанабыз. Амин, шулай булсын.
Рәйсә МУСИНА. Автор фотосы.