Барлык яңалыклар
Чаралар
16 Май 2018, 11:11

Йөзләрендә шатлык хисе балкыды

Гаилә – иң олы таяныч, иң ышанычлы сыеныр урыныбыз. Гаиләнең ныклыгы, аның гүзәллеге, әти-әнинең җылы мөнәсәбәте, әлбәттә, бала белән бәйле. Гаиләдә бала күбрәк булса, ул шулкадәр тотрыклы, ә балалар тәрбияле булып үсә.

Март аеның тәүге яз бәйрәме – Хатын-кызлар көне алдыннан Яңгырчы төп мәктәбендә матур, кызыклы бәйрәм үтте. Гаилә бәйрәменә әниләр һәм әтиләр чакырылды. Башка әти-әниләр һәм башлангыч класс укучылары тамашачы булды. Биш гаилә үзара ярышты. Чыгышларны бәяләү өчен жюри әгъзалары сайланды. Бәйрәм барысы бергә җырлана торган җыр белән башланып китте һәм иң башта командалар үз гаиләсе белән таныштырды. Икенче һәм бишенче турда гаиләләрнең белемнәре тикшерелде: мәкальнең ахырын әйттеләр һәм рус теле, математика белән бәйле сорауларга яки бии-бии, я көйли-көйли һ.б. биремнәр башкарып җавап бирде. Ялгышып китсәләр дә, бик кызык булды. Өченче турда гаилә башлыгы акча эшләп күрсәтте. Идәннән ваклык акча җыеп гаиләгә алып кайтты. «Кем шарны саклап кала», «Кем җитезрәк», «Сүзсез генә аңла мине», «Бала элә, әни җыя, әти керне төрә» уеннары да бик тамашалы булды. Гаиләләргә өй эше дә бирелгән иде. Ганиевлар һәм Бикмөхәммәтовларның кызлары әкият сөйләде, Сәгъдәтгәрәевлар белән Кашаповларның малайлары җырлады, ә инде Кәримовлардан гаилә башлыгы хатын-кызларны якынлашып килгән беренче яз бәйрәме – 8 Март белән котлады. Жюри командаларның чыгышларына бәя бирде, ә укыту буенча директор урынбасары Зөлфирә Мидхәт кызы Латыйпова - башлангыч класс укытучылары Лилия Хисамовага, Эльза Кәримовага, Зөлфия Фәхриевага шундый матур чара оештырганнары өчен һәм әти-әниләргә рәхмәт сүзләре әйтеп, бәйрәм белән котлады. Катнашкан гаиләләргә: мәктәп тормышында актив катнашкан өчен һәм әлеге чарада «Иң шаян сүзле», «Иң җитез», «Иң тырыш», «Иң бердәм гаилә», «Иң тыйнак гаилә» номинацияләр буенча грамоталар һәм бүләкләр тапшырды. Кичә ахырында барысы да бергәләп «Рәхмәт, әти-әни» җырын җырладык. Чәй табыны артында ихлас сөйләшеп, балалардан үз куллары белән ясалган бүләкләр алып кайтырга чыктык. Әти-әниләрнең дә, укучыларның да йөзләрендә шатлык хисләре балкыды. Барысы да күңелләре булып таралышты.

Алия ШИРГАЗИНА, Яңгырчы төп мәктәбенең башкорт теле һәм әдәбияты укытучысы.

Фото автор тарафыннан бирелде.

Читайте нас: