Барлык яңалыклар
Чаралар
10 Май 2018, 11:44

Призлар уйнату башланды!

Район гәзите редакциясендә һәр ярты ел саен кызыклы вакыйга була – киләсе ярты еллыкка безнең гәзиткә язылучылар арасында призлар уйнатыла. Үткән җомгада беренче призлар уйнатылды һәм ул күңелле вакыйгаларга бай булды.

Чарада шәхсән катнашырга теләк белдерүчеләр бишәү иде. Алар чиратлап язылу квитанцияләрен тартмадан тартып чыгарды һәм шунда ук теге яки бу приз иясенең исемен укыды. Алар арасында: Зилә Сөярембитова (Кабакуш), Фәрит Гыйззәтуллин (Первомайский), Марат Исмәгыйлев (район үзәгеннән), гәзитнең электрон төренә язылган, Альбина Кунысбаева (Үч-Әсән), Люция Дәүләтьярова (Стәрлебаш), Светлана Рәхмәтуллина (Урман Кордоны). Моңа кадәр призлар уйнатуда катнашучыларның берсенең дә исеме чыкмады. «Юкка гына килдекме әллә», - дип бераз борчылды алар. «Ягез әле, үзем, алып карыйм, минем кулым җиңел», - дип тәкъдим итте читтән күзтеп торган безнең журналист Рәйсә Мусина. Һәм кирәк бит! Ул янәшәдә утырган Рәфкать Гобәйдуллинның квитанциясен тартып чыгарды! Аңа чәй сервизы бүләк ителде (астагы рәсемдә). «Гәзитне редакциядән алам, якында гына яшибез. Призлар уйнатуда даими катнашсам да, беренче тапкыр отам», - дип сөенечен яшермәде Рәфкать абый.

Артабан әкияттәгечә булды. Соңгы приз калды. Хәзер инде квитанцияне редакциянең икенче хезмәткәре - Мөнирә Әһлиуллина тартмадан тартып алды. «Рәмзия Галимованың отуын телим», - диде уены-чыны белән Мөнирә Яһудә кызы, һәм тартмадан Рәмзия Абдрахман кызының адресы һәм фамилиясе язылган квитанцияне тартып чыгарды! Бу көнне безнең хезмәткәрләр чын-чынлап тылсымчыга әверелде!

- Өйдән чыгып киткәндә, тормыш иптәшемә: «Приз отып кайтыйм әле», - дип әйткән идем, хәзер үзем дә ышанмыйм. Приз оту һәрвакыт күңелле, ә инде яраткан район гәзитеннән бүләк алгач, икеләтә шатлыклы, - дип тәэссоратлары белән уртаклашты бәхетле бүләк иясе. Әйткәндәй, Рәмзия Абдрахман кызы (өстәге рәсемдә) төрле яктан үсешкән шәхес, җырлый, мәдәни чараларда актив катнаша, шигырьләр, очерклар яза, алар район гәзите битләрендә даими басылып чыга һәм 47 ел дәвамында аңа тугры булып кала!

Бу көнне приз ота алмаучылар, күңелегезне төшермәгез, 11 майда призлар янә уйнатыла, бары тик гәзиткә язылу квитанцияләрен безгә кертергә яки почта аша җибәрергә онытмагыз.

Фаягөл ЙОСЫПОВА. Автор фотолары.


Читайте нас: