Барлык яңалыклар
Чаралар
4 Май 2018, 13:22

Шашка буенча ярышлар

Шашка буенча район ярышларында өч яшь төркемендә шашкачылар катнашты. Команда беренчелегендә 11 мәктәп вәкилләре көч сынашты.

Район үзәгенең 1 санлы урта мәктәбе укучылары беренче урынны алды, башлангыч мәктәп икенче, 2 санлы урта мәктәп шашкачылары өченче булды.

Икенче төркемдә ир-егетләр һәм хатын-кызлар шәхси беренчелеккә уйнады. Бу категориядә Наил Шәрипов (Елембәт), Вилдан Мөрәсев (башлангыч мәктәп), Илнар Халиков (1 санлы урта мәктәп укучысы), Ләйсән Дәминова (Елембәт), Юлия Морзагалиева (1 санлы урта мәктәп), Динара Гаделшина (Кабакуш) призерлар булды.

Альберт Нәҗмиев (Стәрлебаш), Тәлгать Исмәгыйлев (Табылды), Гамил Мәҗитов (Стәрлебаш), Альмира Әхмәтова, Нурия Исмәгыйлева, Хәбирә Фәйрүзова (Күндерәк авыл биләмәсе вәкилләре) ветераннар арасында җиңүче булды. Котлыйбыз!

Әмир ГАТАУЛЛИН, Балалар-үсмерләр спорт мәктәбенең тренер-преподавателе.

Фото спорт комитеты тарафыннан бирелде.

Читайте нас: