Барлык яңалыклар
Чаралар
4 Май 2018, 13:06

Чиста булганда һәркемгә рәхәт

Үткән атна ахырында Бөтенрусия экология өмәсе кысаларында безнең районда да территорияләрне тазарту, төзекләндерү буенча өмә игълан ителде. Район үзәге предприятиеләре, оешмалары, мәгариф учреждениеләренең хезмәт коллективлары вәкилләре, мәктәп укучылары кулларына себеркеләр, тырмалар һәм көрәкләр алып, урамнарда, паркларда үзләренең биналарына караган территорияләрдә тәртип урнаштырырга чыкты.

Район хакимияте коллективы капкаларны һәм ихаталарны буяу эшләрен бердәм башкарды. Үзәк бухгалтерия, районның мәгълүмат-консультация үзәге, «Землемер” муниципаль унитар предприятиесе хезмәткәрләре бордюрларны агарту белән мәшгуль булды. Иртәдән үк район Мәдәният йорты алдында эш кайнады – мәдәният хезмәткәрләре территорияне җыештырды. Педагоглар һәм мәктәп укучылары, үзәк район дәваханәсе хезмәткәрләре тырышып эшләде. Бер сүз белән әйткәндә, һәркем район үзәген төзекләндерүгә үз өлешен кертте.

Чисталык һәм тәртип өчен хезмәт коллективлары гына көрәшмәде. Бергә җыелып ашханә янындагы тыкрыкны тәртипкә китергән Хәсәнов урамының кайбер кешеләре матур үрнәк күрсәтте (рәсемдә). “Кыш үткәнче монда шулкадәр чүп җыелган, хәтта аларны тулысынча җыештырып тутыру өчен үзебездә булган капчыклар да җитмәде. Сыра һәм аракыдан бушаган савытлар, тәмәке төпчекләре бөтен җирне тутырып ята. Аптырыйсы юк инде – мондый аулак тыкрыклар (аеруча үзәк мәйдан янәшәсендә) гадәттә исерткеч эчемлекләр куллану урынына әверелә, - дип борчыла алар. – Бар җирдә шулай ук Америка чаганының коелган яфраклары ята. Бу үсемлектән котылу яхшырак булыр. Әлеге эш белән соңрак шөгыльләнергә уйлыйбыз”.

Бу көнне алар бик күп эш башкарды. Мондый “хезмәт десантыннан” соң биредә күпкә чистарып калды.

ҮЗ ХӘБӘРЧЕБЕЗ.

Ф.ЙОСЫПОВА фотосы.
Читайте нас: