Барлык яңалыклар
Чаралар
4 Май 2018, 13:30

Чернобыль фаҗигасе – сагыш та, төзәлмәс яра да

Үткән атна ахырында Чернобыль атом электростанциясендәге аварияне бетерүдә катнашучылар Стеласы янында митинг үткәрелде һәм чәчәкләр салынды.

Митингта катнашучыларны обелиск янында шигырьләр һәм сәламләү сүзләре белән “Болгар” яшьләр клубыннан Альберт Исмәгыйлев һәм Эльвира Абдуллина каршылады.

Кызыл төстәге канәферләрне постаментка салганнан соң сүз район хакимияте башлыгы Ф.З.Туктаровка бирелде. Фәнүр Зөфәр улы фаҗигане бетерүдә катнашучыларга рәхмәт белдерде, ә бу көнгә кадәр яши алмаганнарның якты истәлеген бер минут тын калып хөрмәт итүне сорады.

Моннан 32 ел элек булган һәлакәт турында авария нәтиҗәләрен бетерүчеләрнең берсе Ришат Хәмитов та кыскача чыгыш ясады.

- Бу куркыныч фаҗига – безнең төзәлмәс яра. Чернобыльчеләрнең сафлары, кызганычка каршы, сирәгәя. Исәннәргә сәламәтлек, тол калганнарга – түземлек, ә якыннарыбызга – иминлек телим, - дип теләкләрен белдерде ул.

Артабан чарада катнашучылар спорт-сәламәтләндерү комплексына юнәлде, анда Радиацион аварияләр һәм һәлакәтләр корбаннарын искә алу көненә багышлап мәктәп укучылары, өлкәннәр һәм ветераннар арасында шашка буенча район ярышлары башланырга тиеш иде.

ҮЗ ХӘБӘРЧЕБЕЗ.

Ф.ЙОСЫПОВА фотосы.

Читайте нас: