Барлык яңалыклар
Чаралар
4 Май 2018, 12:14

70, 50, 40, 30 еллык гаилә стажлыТәтер-Арсланда яшәүче дүрт пар

“Матур гаилә – ил коты” район конкурсы штандартын аллагуатлылардан алып, 21 апрельдә тәтер-арсланлылар авылдашлары өчен матур бәйрәм оештырды, анда алар авыл биләмәсендә бик күп бәхетле тату, тулы тормыш белән яшәүче гаилә парлары булуын күрсәтте. Алар намуслы эшләп, яхшы нәтиҗәләргә ирешә, балалар үстерә, авылның җәмәгать тормышында да актив катнаша.

Алар арасында Тәтер-Арслан авыл биләмәсендә генә түгел, бөтен районда хөрмәт яулаган Майтап һәм Гомәр Байморатовлар (рәсемдә) бар. Былтыр гаилә пары күренекле дата – бергә гомер кичерүләренә 70 ел тулуны билгеләгән. Районда гына түгел, республикада да бу кадәр күп еллар иңгә-иң терәшеп яшәүче парлар күп түгелдер дип уйлыйм. Гомәр Мәсәлим улы һәм Майтап Бакир кызы барлык хезмәт юлын балаларга белем бирүгә багышлаган. Гаилә башлыгы сугыш уты аша үткән, ә Майтап апа Җиңүне тылда якынайткан. Алар үзләре дә күп балалы әти-әни, иң зур байлыклары – 5 балалары, оныклары һәм оныкларының балалары, алар өчен әлеге пар бер-береңне яратып, хөрмәт итеп, кичерә, аңлый, ярдәмләшә белеп яшәү үрнәге.

Байморатовлар ныклы рухлы, тормыш авырлыкларына һәм күңелсезлекләргә бирешми. Майтап апа таякка таянып йөрсә дә, бу көчле рухлы ханым сәхнәгә менеп үзенең гаиләсе турында сөйләде. Гомәр абый, аның терәге буларак, тормыш иптәшенә назлап кына ярдәм күрсәтте. Әлеге матур өлкән яшьтәге гаилә пары җиде дистә еллар буе бер-берсенә сөюне саклый алган, лаеклы балалар тәрбияләп үстергән һәм әле дә эчкерсез хисләрне югалтмаган. Кызганыч, шагыйрь түгелмен, мин алар турында поэма язган булыр идем. Мондый матур тормыш юлы үткән кешеләр моңа лаек.

Тагын бер хөрмәтле гаилә пары - Газимә һәм Фәрит Бакировлар да ярты гасыр бергә гомер кичерә. Алар икесе дә гомер буе туган хуҗалыкларында эшләгән, өч ул үстергән. Газимә Хаммат кызы, йорт мәшәкатьләре күп булуга карамастан, зур җәмәгать эше дә алып барган. Республика башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнгән. Һәм тагын ул күп еллар авылдашларын матур, моңлы җырлары белән сөендерә. Бу юлы җыелучыларга үзенең яратып җырлаган “Үтте дә китте яшьлегем” җырын башкарды. Быелгы ел гаилә башлыгы өчен юбилейлы. Ул үзенең 70 яшен билгеләгән. Юбилярга Гөлфия Арсланова башкаруындагы җыр авылдашларыннан бүләк булды.

Наилә һәм Илсур Рысаевларның гаилә стажы Бакировларныкына караганда азрак, 40 ел. Ләкин бу да аз гомер түгел. Илсур Габдрахман улы төрле елларда туган хуҗалыгында баш зоотехник һәм баш икътисадчы булып эшләгән, ләкин авыл биләмәсе башлыгы булып эшләгән чоры авылдашларының хәтерендә ныграк калган. Наилә Котдус кызы гомерен медицинага багышлаган. Гаилә пары төрле яклап сәләтле кешеләр. Көчләрен кызганмый эшли дә, матур итеп сөйли дә, күңел кылларын тибрәндерерлек итеп җырлый да беләләр. Рысаевлар ике кыз тәрбияләп үстергән, алар икесе дә тормышларын медицина белән бәйләгән. Өлкән кызлары Алсу – табиб-акушер, Стәрлетамак шәһәренең перинаталь үзәге мөдире. Диана – Уфа шәһәренең тимер юл дәваханәсендә кардиолог.

Гаилә башлыгы бүгенге көндә ветераннар советы рәисе, умартачылык белән шөгыльләнә, ә аның тормыш иптәше өйләрен һәм аның территориясен бизәп торучы чәчәкләр үстерергә ярата.

Районда эш сөючәнлеге белән яхшы таныш дүртенче гаилә пары да бу көнне сәхнәгә менде. Тәлгать Тимербулат улы Шәриповның фермерлык хуҗалыгы районда иң яхшыларның берсе. Ул сарыклар үрчетә, бөртекле культуралар үстерә, балыкчылык белән шөгыльләнә. Ул ихаталап алган урындагы буа тәтер-арсланлылар, стәрлебашлылар өчен генә түгел, шулай ук район кунаклары өчен дә яраткан ял урыны булып тора. Аның тормыш иптәше Рима Гафур кызы ышанычлы терәк, барлык башлангычларда ярдәмче, акыллы киңәшче. Ул медицина хезмәткәре. Алар 30 ел бергә гомер кичерә. Кызлары Миләүшә табиб-окулист, уллары Илнур гаиләсе белән Стәрлетамак шәһәрендә яшәсә дә, әтисенең эштә беренче ярдәмчесе.

Менә шундый лаеклы парларны тәтер-арсланлылар жюри хөкеменә тәкъдим итте. Аларның гаилә тормышы турында хикәяләре урындагы сандугач һәм чараны алып баручы Гөлфия Арсланова башкаруындагы моңлы җырлар белән үрелеп барды. Кичәне музыкаль яктан Гүзәлия Мөхәммәтшина бизәде. Бәйрәм дулкынландыргыч, тамашалы, уен-көлкегә бай булды. Тамашачылар аны рәхәтләнеп карады.

Конкурсның штандартын һәм эстафетаны тәтер-арсланлылардан бакыйлылар алды, алар монда үзләренең музыкаль бүләген дә алып килгән иде. Фәйрүзә Абсаттарова башкаруындагы җырлар тамашачылар тарафыннан җылы кабул ителде. Бер сүз белән әйткәндә, оештыручылар тырышлыгы белән кичә чын бәйрәмгә әверелде һәм тамашачылар күңелендә уңай тәэссоратлар калдырды.

Рәйсә МУСИНА. Фото район Мәдәният йорты сайтыннан алынды.
Читайте нас: