Барлык яңалыклар
Чаралар
3 Май 2018, 12:18

Матур гаилә – ил коты

Гаилә – ул кадерле һәм якын кешеләр. Без аларны яратабыз, алар турында хәстәрлек күрәбез, изгелек һәм бәхет кенә телибез. Гаиләдә без бер-беребезне аңларга, хөрмәт итәргә, ышанырга өйрәнәбез. Тату гаилә яшәгән өйдә тәмле ләвәш исләре килә, балалар көлгән тавыш ишетелә һәм барысы да бәхетле. Безнең районда мондый гаиләләр күп. Һәм “Матур гаилә – ил коты” район конкурсы безне алар белән таныштыра. Апрель уртасында жюри әгъзаларына һәм тамашачыларга аллагуатлылар иң яхшы гаилә парларын тәкъдим итте.

Безнең авыл биләмәсендә күп балалы гаиләләр һәм хезмәт династияләре байтак. Конкурста алты гаилә пары катнашты, аларның һәркайсы аерым игътибарга лаек. Тәслимә һәм Вагыйзь Бикташевлар гаиләсе – авылдашлары арасында иң хөрмәтлеләрнең берсе. Әлеге матур пар 60 елга якын бергә гомер кичерә. Алар дүрт балага гомер биреп, лаеклы кешеләр итеп тәрбияләгән. Вагыйзь Солтан улы җир йөзендә иң изге эш белән шөгыльләнгән – икмәк үстергән, терлекче булган. Тәслимә Гатият кызы сөт җыючы, пешекче булып эшләгән. Алар гомер буе армый-талмый хезмәт салган. Хәзер дә алар эшсез утырмый, хуҗалык эшләре белән шөгыльләнә. Аларның танышулары, бергә кичергән тормыш сукмаклары, шатлыклары һәм кайгылары турында сөйләүләрен зур кызыксыну белән тыңладылар.

Мөбәйнә һәм Әхсән Күсәпкуловларның гаилә стажы ярты гасырдан күбрәк – 53 ел. Алар 40ар ел гомерләрен педагогик хезмәткә багышлаган. Әхсән Хәсән улы балаларга башкорт теле һәм әдәбияты буенча белем биргән, ә Мөбәйнә Талип кызы физика, математика һәм биология фәннәрен укыткан. Намуслы эшләгәннәре, балаларга белем бирү һәм аларны тәрбияләүдә уңышлары өчен гаилә пары икесе дә республика Мәгариф министрлыгы һәм район мәгариф бүлеге Почет грамоталары белән бүләкләнгән. Аларның өч кызы әти-әниләре сукмагыннан китеп, укытучы һөнәрен сайлаган, уллары - полиция майоры. Гаилә башлыгы бар яклап та сәләтле кеше. Ул дәртле итеп гармунда уйнады, такмаклар җырлады, гаилә-көнкүреш хәлләре турында кызыклы итеп сөйләде.

Альфира һәм Илдус Моратовларның спортчан гаиләсен безнең районнан читтә дә беләләрдер дип уйлыйм. Илдус Фиргали улы Әфганстанда хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан, наградаларга гына түгел, генералдан исемле бүләккә дә ия. Аларның ике уллары Илдар һәм Райман көрәшчеләр, алар җиңүләре белән безнең районны гына түгел, республиканы да данлаган, ә олысы Илдар, Балалар-үсмерләр спорт мәктәбе тренеры, Русия җиңүчесе дә булган. Әлеге спорт төренә сөю егетләргә ата-бабаларыннан килгән. Аларның карткартәтиләре Әбделкаюм XVIII гасырда көрәш буенча җиңүләре белән тирә-якта дан тоткан. Альфира Равил кызы гаиләнең ныклы терәге, ул почта элемтәсе бүлеге мөдире. Аларның кызлары Рәмзия Төньякта медицина хезмәткәре булып эшли. Моратовларның тату гаиләсе зур хуҗалык тота, мал-туар, кош-корт асрый, умартачылык белән шөгыльләнә.

Ярты гасырга якын кулга-кул тотынышып яшәүче Гөлчирә һәм Рафаэль Ишсариннарның гаиләсен авылдашлары күтәренке рухлы һәм тормыш сөючән кешеләр буларак белә. Әлеге эш сөючән гаилә пары күп еллар авылларында һәм районда үткәрелгән төрле концертларда һәм спектакльләрдә актив катнашкан. Рафаэль абый гармунда оста уйный, ә Гөлчирә апа моңлы итеп җырлый. Конкурс көнендә дә алар авылдашларын матур чыгышлары белән сөендерде. Өстәвенә, Ишсариннар гаиләсе укырга ярата, күп төрле гәзит-журналлар яздыра. Ә үткән елда алар матбугатка язылу компаниясе чорында призлар уйнатуда катнашып төп приз яулады. Рафаэль Байбулат улының һәм Гөлчирә Сафуан кызының шулай ук дүрт балалары бар, әти-әниләре аларга белем алырга ярдәм иткән, олы тормыш юлына аяк бастырган. Олы уллары Рәмзил Русия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты булып тора.

Тагын ике сәләтле күп балалы гаилә бу көнне жюри хөкеменә тәкъдим ителде. Зинира һәм Вәрис Рәҗәповлар, Гөлназ һәм Марсель Вахитовлар гаиләләрендә дүртәр бала тәрбияләүләренә, иң кечкенәсенә бер яшь кенә булуга карамастан, авыл биләмәсендә үткәрелгән бер генә чараны да калдырмыйлар, ә кайвакыт районга баралар. Алар бәйрәм концертларында, спектакльләрдә, конкурсларда актив катнаша, өйдәгесенә дә, җәмәгать эшләренә дә җитешә.

Гаилә парларының тормыш тарихын кызыклы итеп сөйләве, алар һәм урындагы үзешчән артистлар башкаруындагы концерт номерлары, акыллы киңәшләре һәм конкурста катнашучыларны яшьләргә үрнәк итеп куюы чарага ихласлык һәм ямь өстәде.

Безнең авыл биләмәсендә мондый гаиләләрнең күп булуы шатландыра. Алар безнең горурлык, яшьләр өчен үрнәк.

Бәхетле гаилә – ул тату гаилә. Монда бер-берсе белән һәрвакыт күңелле һәм рәхәт. Бер өйдә яшәүчеләр шатлыкта да, кайгыда да бергә, төрле хәлләр туганда да бер-берсе өчен ныклы терәк. Монда әти кеше – мал табучы, ә әни кеше гаилә учагын саклаучы, ныклы терәк, ә балалар – горурлык.

Мондый гаиләдә татулык хакимлек итә, бер-берсен аңлашып яшиләр. Шундый гаиләләр илебездә күбрәк булсын иде.

Маһира КУЛСАРИНА, Аллагуат авылы мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе.

Фото район Мәдәният йорты сайтыннан алынды.

Читайте нас: