Барлык яңалыклар
Чаралар
27 апрель 2018, 11:45

Хәерле юл, булачак солдатлар!

Нәрсә ул армия? Армия – ул тормыш мәктәбе. Аны үткән яшь егетләр үз илен, өен, туганнарын якларлык чын ир-егеткә әверелә. Һәр яз һәм көз көннәрендә ил буенча меңләгән егетләр ашыгыч хезмәткә чакырыла. Аларны армиягә озату истә калырлык, тантаналы булсын, егетләр хәрби хезмәт турында ветераннардан күп кызыклы нәрсәләр белсеннәр өчен районда ел саен “Хәрби хезмәткә чакырылучы көне” үткәрелә.

Җомга көнне дә “Стәрле” спорт-сәламәтләндерү комплексында тиздән армиягә китәчәк егетләр җыелды. Монда спорт ярышлары үтте. Аңа кадәр, иртән алар М.Г.Мәхмүтов исемендәге район туган якны өйрәнү музеена барды, район тарихы белән танышты.

Стәрлебаш һәм Миякә районнары буенча хәрби комиссар урынбасары Ринат Галимов һәм спорт комитеты рәисе Рөстәм Яруллин егетләргә җылы теләкләрен җиткерде. Старттан соң егетләр отделениеләргә бүленеп, кемдер атуга, кем автомат төшерелгән стенд янына китте, өченче отделение турникка, дүртенчесе – противогазлар торган өстәлгә таба юнәлде. Ярышлар башланды. Көрәш киеренке барды! Вакыт бик тиз үтте. Оештыру комитеты йомгак ясаганчы, егетләр ял итеп, “Бердәм Русия” партиясенең урындагы бүлеге башкарма комитеты җитәкчесе Наилә Гыйззәтуллина оештырган чәй табынында көч туплады.

Чараның тантаналы өлешендә егетләрне СССР Кораллы Көчләре Ветераны Әдхәт Галиев, район ветераннар советы рәисе Кәлимулла Шәрәфетдинов, имам мөхтәсиб Зөфәр хәзрәт котлады. Алар да егетләргә хәер-фатиха бирде, уңышлы хезмәт итеп кайтуларын теләде. Аннары булачак солдатлар Балалар иҗат йорты әзерләгән концерт карады. Соңыннан яшьләр эшләре комитеты рәисе Рафаэль Әбүләев егетләргә бүләкләр тапшырды. Хәрби хезмәткә чакырылучылар көне, елдагыча, кызыклы һәм фәһемле булды. Илнең булачак сакчыларына намуслы хезмәт, кыюлык һәм армия хезмәтеннән тик яхшы хатирәләр телибез.

Лиана ЯРМИЕВА. А.ЗӘЙНЕТДИНОВ фотосы.


Читайте нас: