Барлык яңалыклар
Чаралар
25 апрель 2018, 11:55

Зур җаваплылык таләп итүче хезмәт

Пәнҗешәмбе көнне районның муниципаль хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмен тантаналы билгеләде.

Җыелышны район хакимияте башлыгы Ф.З.Туктаров ачты. Үзенең чыгышында ул урындагы үзидарә – тормышны тәэмин итүнең көндәлек мәсьәләләрен хәл итүче халыкка иң якын власть булуын билгеләде. Муниципаль хезмәткәрнең эше аларның һәрберсеннән киң белемлелек, кабул ителгән карарга зур җаваплылык, даими үзаллы белем алу һәм үзен контрольдә тоту таләп итә. Фәнүр Зөфәр улы җыелучыларга күтәренке рух, эшләренә тугры калуларын, район иминлеге хакына һөнәри уңышлар теләде. Урындагы үзидарә органнарында нәтиҗәле эшләгәннәре өчен һәм аны үстерүгә шактый өлеш керткән хезмәткәрләр төркеменә Почет грамоталары тапшырылды. Шулай ук участок сайлау комиссияләре рәисләре ил Президентын сайлауны уңышлы үткәргәннәре өчен Рәхмәт хатлары алды.

Чара концерт белән тәмамланды, анда “Стәрлебаш бөркетләре” эстрада ансамбле, “Ялкынлы йөрәк” бию коллективы, Балалар сәнгать мәктәбе тәрбияләнүчеләре, “Көмеш моңнар” баянчылар ансамбле, “Серебряночка” халык вокаль ансамбле һәм башкалар тамашачыларга матур җырларын һәм биюләрен, күтәренке кәеф бүләк итте.

Районның урындагы үзидарә органнарында 93 кеше эшли. Аларның күбесе югары белемле. Муниципаль берәмлекләрнең вәкаләтле органнарына 144 депутат сайланган, шуларның 45е – хатын-кыз.

Лиана ЯРМИЕВА. А.ЗӘЙНЕТДИНОВ фотосы.


Читайте нас: