Барлык яңалыклар
Чаралар
24 апрель 2018, 12:41

Мәхәлләдә тагын бер чыгарылыш

17 апрельдә “Ислам нуры” мәчетендә чираттагы чыгарылыш чарасы үтте. Моңа кадәр катлаулы гарәп теле язуларын күреп, укылышын ишетеп кенә белгән өлкән яшьтәгеләргә тәүге вакытларда бик авыр тоелса да, Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте, остазларыбызның ихлас күңелдән тырышлыклары белән, 14 ай уку дәверендә максатыбызның берникадәр өлешен үтәдек дисәк тә була.

Элекке физика укытучысы, тормыш рәвешен мөселман дине нигезендә алып барган, пенсиягә чыккач Уфа ислам университетын тәмамлаган Галиәкбәр хәзрәт Искәндәров дәресләре мавыктыргыч, фәһемле, тәрбияви дәрәҗәдә үтте.

Гакыйдә (Акида) фәне кешенең эчке дөньясы, йөрәк-җаны белән бөек көчкә ышану, Көръән һәм ислам кушканча яшәү, дөньяда һәм ахирәттә бәхетле булуга туры юл, моңа һәркемнең үз теләге, дөрес нәтиҗә генә ясарга кирәк дигән төшенчәне сызык астына алып өйрәндек.

Хаҗи-хәзрәт мөселманнарның дини кануннар җыелмасы – шәригать турында җентекле белем бирде.

“Ислам нуры” мәчетен тергезүдә күп көч салган, шәкертләр укыткан, хаҗ кылган Галиәкбәр хәзрәткә, аның хәләл җефете Зәкия абыстайга исәнлек-саулыклар теләп барысы өчен дә рәхмәт әйтәсе килә.

Ә хәзер кыскача хәзрәтнең тәүге шәкертләре, бүген Уфа ислам университетын тәмамлау алдында торган мәчет-мәдрәсәдәге остазлар турында.

Вахит Әхмәдиевның мөселман кешесен туганнан үлеменә кадәр озатып килүче дини-кешелекле йолалар, барлык намазларның эчтәлеге, башкару тәртипләрен җентекләп сөйләп аңлатуы, эшләп күрсәтүе күңелгә ятып, тиз хәтердә калырлык булды.

Хәлимә Галиева дәресләрендә, тәү тапкыр укырга килгән балалардай, гарәп теле әлифбасының 28 хәрефен, аларның язылышын, тамак төбе, тел, тешләр, иреннәр ярдәме белән аваз чыгару сыйфатларын өйрәндек.

Пәйгамбәрләр турында кызыклы тарихи мәгълүматларны Сәвия Дәминова безгә җиткерде.

Мөгәллимәләребез Римма Хисмәтуллина һәм Мәүлидә Баһаветдинова 6 ай дәверендә һәрбер сүрәнең тәфсирләрен аңлатып, тиешле кагыйдәләргә таянып укырга өйрәттеләр.

Шулай ук Тәлгать имам-хатыйпка - моңлы итеп азан әйтүчебезгә, мөәзин Минебәк Сәях улына рәхмәтебезне әйтәбез. Алар безнең мөрәҗәгатьләребезне бервакытта да җавапсыз калдырмый.

Бүгенге көнгә үзенең 12 ел эш дәверендә мәчет мәктәбендә 170 шәкерт дини белемнәр алды.

Шулай ук үткән елларда курсларын тәмамлаган Таһир Хәйруллинның һәм Фәридә Галәветдинованың тәҗрибә-киңәшләренең файдасы зур булды.

Шушы көннәрдә мәктәпнең директоры Галиәкбәр хәзрәт һәм аның мөдәрисе Вахит Әхмәдиевның чыгышыннан соң чыгарылыш шәкертләре, төркемебез старостасы, өлгер, оста оештыручы, фотограф Люция Дәүләтьярова, әйдәләп алдан йөрүчеләр Рәилә Әхмәдиева, Зөлфирә Галиева, Җәмилә Хисмәтуллина, Наҗия Каһирова, Асия Сәлихова, Миниса Карамышева һәм шушы мәкалә авторы Көръәннең соңгы аятьләрен, хәтем догасын укып бу дөньядан мәңгелеккә күчкән мәрхүм-мәрхүмәләребезне искә алып, аларның рухына багышлау догасын җиткердек. Чараны Римма Хисмәтуллина тулы мәгълүмат биреп, җылы мөнәсәбәт тудырып, үзе иҗат иткән мөнәҗәтләр белән бизәп алып барды.

Артабан мәҗлесебез күңелле сөйләшүләр белән чыгарылыш шәкертләре тарафыннан хәзерләнгән чәй табыны артында үтте.

Барыгызга да исәнлек-саулык, тыныч, бәрәкәтле тормыш телим.

Рәфкать БАСЫЙРОВ.

М.ӘҺЛИУЛЛИНА фотосы.
Читайте нас: