Барлык яңалыклар
Чаралар
23 апрель 2018, 11:42

Балалар сәнгатенең чагу бәйрәме

Күптән түгел Балалар сәнгать мәктәбе тамашачыларга үзләренең традицион һәм мөһим чарасын – отчет концертын тәкъдим итте. Бу йомгаклар ясау, укучыларның казанышларын күрсәтү, һәр педагогның һәм тәрбияләнүченең уңышлы, ныкышмалы һәм тырыш хезмәте нәтиҗәсе.

Тамаша залында аеруча тантаналылык мохите хакимлек итте. Ата-аналар, туганнары һәм сәнгать сөючеләр җыелды. Педагоглар тәрбияләнүчеләре чыгыш ясаган сәхнәгә зур дулкынлану белән һәм сынаулы карый. Ләкин аларның борчылуы бушка. Балаларның барысы да, хәтта иң яшьләре, үзләрен ышанычлы тотты, хаталар җибәрмәде.

Тагын берәр район чарасында шулкадәрле уен коралларының тере тавышын ишетергә мөмкинме икән? Мәктәпнең педагоглары һәм укучылары башкарган классик һәм халык музыкаль әсәрләре тамашачыларга зур канәгатьлек бирде. Җырчылар яңгыравыклы матур тавышлары, биючеләр дәртле биюләре белән сокландырды. Чара Гаилә елына багышланганлыктан, әниләр, гаилә кыйммәтләре турында бик күп хисле җырлар башкарылды. Ә фойеда мәктәпнең тәрбияләнүчеләре үз куллары белән эшләгән кул эшләре күргәзмәсе куелган иде. Төрле кул астындагы средстволардан ясалган картиналарга авторлар никадәр фантазия, тырышлык һәм түземлек салган. Концерт барышында төрле иҗади конкурслар җиңүчеләрен бүләкләү булды. Мәктәп директоры Гөлдәр Казакбаева чын күңелдән балаларны котлап, аларга Почет грамоталары тапшырды. Ул барысына да артабангы укуларында уңышлар теләде.

Чыгышлар турында бик күп җылы сүзләр әйтергә мөмкин, әмма иң мөһимен билгелисе килә – концерт бер тында үтте. Һәм тагын шуны әйтәсе килә – хәзерге югары технологияләр заманында гаҗәеп һәм мавыктыргыч музыка һәм сәнгать дөньясы бу мәктәпнең тагын бик күп буын укучыларын үзенә тартыр.

Лиана ЯРМИЕВА. Автор фотосы.

Читайте нас: