Барлык яңалыклар
Чаралар
17 апрель 2018, 11:41

Тракторчы атналыгы

Эшли башлауның беренче көннәреннән үк Стәрлетамак тармакара колледжы үзебезнең һәм күрше районнар өчен авыл хуҗалыгына эшче кадрлар әзерли. Әйткәндәй, ул вакытта 31 санлы Стәрлебаш авыл урта һөнәри-техник училищесының беренче чыгарылышы “Тракторчы-машинист” белгечлеге буенча укучылар була. Бу һөнәрнең абруен арттыру, иң талантлыларны ачыклау өчен филиалда ел саен төрле конкурслар һәм һөнәри осталык ярышлары үткәрелә.

Күптән түгел бездә Тракторчы атналыгы үткәрелде. Атна башында командалар арасында теоретик белемнәрне тикшерүгә ярышлар үтте. Өченче курсның 3 санлы төркеме командасы иң яхшы нәтиҗәләр күрсәтте. Алдагы көннәрдә МТЗ-82 тракторын фигуралы йөртү буенча һәм тракторны агрегатта арткы йөреш белән бокска кую буенча ярышлар үтте. Бу ярышларда производствога өйрәтү мастеры В.П.Дудин җитәкчелегендәге икенче курсның 1 санлы төркеме командасы җиңүче булды.

Шулай ук махсус дисциплиналар укытучысы Ә.Р.Хәсәнов һәм производствога өйрәтү мастеры В.П.Дудин белән ачык дәресләр үткәрелде. Анда укучылар үзләренең белемнәрен, осталыкларын гына күрсәтеп калмый, авыл хуҗалыгы техникасының заманча төрләре, аларны хезмәтләндерү һәм файдалану турында яңа белемнәр дә алды.

Район хакимиятенең АПК һәм эшкуарлык буенча бүлегеннән белгечләрне чакыртып класс сәгатьләре үткәрү дә бик кызыклы булды. Балалар белән очрашуга бүлекнең баш инженеры Р.М.Тукбаев һәм баш агроном Н.Д.Ибраһимов килделәр. Алар егетләрне авыл хуҗалыгы буенча районның җитештерү күрсәткечләре, хуҗалыкларның техник базасы белән таныштырды, алар сайлаган һөнәрнең мөһимлеге һәм тракторчы һөнәренең һәрвакыт кирәклеге турында сөйләде. Укучылар өчен шулай ук язучы Зәки Зәйнуллин белән очрашу оештырылды. Ул егетләргә районның беренче тракторчылары һәм сугыштан соңгы чорда халык хуҗалыгын тергезүнең авыр еллары турында сөйләде һәм яхшы белгеч булу өчен сайланган һөнәрне ныклы үзләштерергә чакырды. Егетләр аның кеше үз хезмәте һәм тырышлыгы нәтиҗәсендә генә тормышта зур биеклекләргә ирешә ала дигән сүзләрен хәтерләренә ныклы сеңдергәндер дип уйлыйм. Әйбәт белгечне һәркайда һәм һәрвакыт хөрмәт итәләр.

Атна азагында йомгаклар ясалды. Үткәрелгән конкурслар нәтиҗәләре буенча 1 санлы төркем командасы беренче урынга чыкты, икенче урында – 3 санлы төркем командасы, өченче урында -5 санлы төркем командасы.

Шәхси зачетта урыннар түбәндәгечә билгеләнде: 3 санлы төркемнән Айнур Атласов беренче урын яулады, икенче урында – 1 санлы төркем укучысы Вилдан Яманов, өченче урында – 1 санлы төркем укучысы Илдар Бикмөхәммәтов.

“Тракторны фигуралы йөртү буенча иң яхшысы” номинациясендә 5 санлы төркем укучысы Айнур Хужин аерылып торды.

Барлык җиңүчеләр һәм номинантлар филиалның Почет грамоталары белән бүләкләнде. Ә Атналыкның җиңүчесе Айнур Атласов май аенда Бүздәк авыл хуҗалыгы колледжында үткәреләчәк “Авыл хуҗалыгы производствосы тракторчы-машинисты” һөнәре буенча республика һөнәри осталык олимпиадасында безнең филиал данын яклаячак.

Үткән елда да Айнур республика олимпиадасында катнашып 15нче урынны алды. Ә бер айдан иң яхшы 20 арасында ул 2017 елның июнендә Уфа районында үткәрелгән җир сөрү буенча Русиянең 6нчы Ачык чемпионаты кысаларында Башкортстан Республикасының һөнәри белем бирү оешмалары арасында Бөтенрусия конкурсында катнашты.

Айнур бу юлы да районыбыз данын лаеклы яклар дип ышанабыз һәм аңа уңышлар телибез!

Лидия РӘХИМКУЛОВА,
Стәрлетамак тармакара колледжы филиалының

уку бүлеге мөдире.

Читайте нас: