Барлык яңалыклар
Чаралар
10 апрель 2018, 12:00

Могҗизага әверелгән тамаша

Шушы көннәрдә Стәрлебаш авылының реабилитация үзәгендә Гаилә елына багышланган “Гаиләдә ял көне” дип аталган матур чара үтте. Аны балалар һәм аларның әти-әниләре өчен реабилитация үзәге администрациясе гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү буенча “Гаилә” үзәге район бүлеге белән берлектә оештырды. Ул шулкадәр мавыктыргыч һәм кызыклы, шул ук вакытта фәһемле булды, балалар гына түгел, өлкәннәр дә балачакларына кайткандай тоелды, могҗизага ышанды һәм вакыйгаларны эчкерсез соклану белән күзәтте. Ә балалар турында әйтеп тә торасы түгел. Алар берничә сәгатькә үзләрен әкият иленә эләккәндәй хис итте.

Вакыйгалар чынлап та әкиятне хәтерләтте. Башта Балалар иҗат йорты белгечләре Лилия Тимербаева, Айгөл Мәннәнова һәм Кадрия Мәһдиева тамашачыларга төрле декоратив элементлар белән фоторамкалар ясау буенча осталык дәресләре күрсәтте. Ыргак белән бәйләргә, мамык дисклардан фоторамкалар, квилинг бизәү өчен чәчкәләр ясарга өйрәтте. Аннары балаларның үзләренә көчләрен сынап карарга тәкъдим иттеләр.

Балалар аңлатуларны игътибар белән тыңлады, ә аннары өлкәннәрнең хәрәкәтләрен кабатларга тырышты. Һәм алар үзләре дә булдырды! Ыргак белән бәйләүче малайларны күрү кызык иде. Ә алар шундый тырыша! Шул ук вакытта Эльнара Шаммасова (“Экспресс котлаулар”) балаларга шарлардан төрле җәнлекләр – куяннар, этләр һәм чәчәкләр ясарга өйрәтте. Ул аларны шундый җитез эшли. Берничә хәрәкәт ясый һәм сокланып карап торган балага шардан ясалган чәчәк суза. Бу шулкадәр мавыктыргыч иде, мин үзем дә, чираттагы куянны ясаган балаларга кушылып киттем. Ул берничә көн минем эш кабинетымны бизәп торды.

Ә аннары... аннары балаларга кунакка чып-чын Фиксиклар – Нолик (Айдар Праздников) һәм Симка (Флүзә Идрисова) килделәр. Менә башланды могҗизалар һәм фокуслар! Аларга катнашучылар да ярдәм итте. Алар Нолик белән бергәләп тылсымлы сүзләр әйтте һәм буш альбомда рәсемнәр барлыкка килде, аннары алар буялды. Бармак белән бер кагылуда электр лампочкасы кабынды. Ә Нолик белән Симка иң кечкенәсеннән башлап иң зурына кадәр нинди сабын күбекләре җибәрде (рәсемдә)! Кыскача әйткәндә, бу чын тамаша булды. Башта Фиксикларның күбек очыруларын карап кына торсалар, аннары үзләре дә катнашып китте. Соңыннан дәртле бию биеделәр һәм истәлеккә Нолик һәм Симка белән фотога төштеләр.

Фиксиклар китеп өлгермәде, чара барган залга ике зур Куянкай керде. “Могҗизалар иле” Хәйрия фондыннан (Стәрлетамак шәһәре) тәмлекәчләр белән балаларга “Экспресс котлаулар” Стәрлебаш (Эльнара Шаммасова) һәм “Радуга добра” (Стәрлетамак шәһәре) оешмалары вәкилләре килде. Бәйрәмгә килгән Стәрлетамак волонтерлары аз тәэмин ителгән һәм ишле балалы гаиләләргә азык-төлек, кием белән ярдәм итәләр икән. Әңгәмәләшкәндә алар безнең районнан авыр тормыш хәлендә калган һәр кеше аларга мөрәҗәгать итә алуын билгеләде. Аларның хәйрия акцияләре үткәргәндә кулланучы төрле костюмнары, реквизитлары бик күп.

Ул көнне “хәйрия” сүзе кат-кат яңгырады. Безнең егет-кызларыбыз да хәйрия белән шөгыльләнә икән. Шул ук Айдар Праздников балалар өчен туган көннәр, чыгарылыш кичәләре үткәрергә ярдәм итә. Аның да төрле костюмнары һәм реквизитлары күп. Күпләр яратып өлгергән Куянкай - Эльнара Шаммасова да, Айдар кебек үк, берәр гаиләдә инвалид бала булса яки теге яки бу сәбәпләр буенча гаилә авыр хәлдә калган булса, котлаулар һәм чаралар белән түләүсез ярдәм итә ала.

Иң соңыннан барысы бергә – өлкәннәр, балалар, кунаклар истәлеккә фотога төште. Балаларны яраткан, аларның тормышын яхшырак, кызыклырак итәргә теләгән үз эшләренең чын осталары үткәргән мавыктыргыч бу бәйрәм һәркемнең хәтерендә озак сакланыр. Минем үземә бик охшады. Оештыручыларга һәм аниматорларга афәрин!

Рәйсә МУСИНА. Автор фотосы.
Читайте нас: