Барлык яңалыклар
Чаралар
4 апрель 2018, 12:32

Конкурска старт бирелде

Гаилә. Бу дөньяда иң югары кыйммәт. Без анда мәрхәмәтлекнең, кешелеклелекнең, бер-береңә хәстәрлекнең тәүге дәресләрен алабыз. 2018 елны Башкортстан Республикасында Гаилә елы дип игълан итеп, гаиләләр нык булсын, аларда халык традицияләре саклансын, ата-аналар балаларын җәмгыятьнең лаеклы гражданнары итеп тәрбияләсен өчен югары дәрәҗәдә хәстәрлек күрелә.

29 мартта район Мәдәният йорты сәхнәсендә “Матур гаилә – ил коты” район конкурсы башланды. Анда биш гаилә Стәрлебаш авыл биләмәсе данын яклады.

Альмира һәм Илгиз Ибраһимовлар, Рәйлә һәм Эльвир Хәбибуллиннар, Сөмбел һәм Рафаил Йосыповлар, Ирина һәм Вячеслав Петровлар, Ләйсән һәм Наил Зариповлар гаиләләре тамашачыларга һәм жюрига үзләренең талантларын гына түгел, үзара мөнәсәбәтләренең ныклы булуын да күрсәтте. Төрле һөнәр ияләре, төрле яшьтәге, караштагы ишле яки бер-ике балалы гаиләләр, алар барысы да бер яктан охшаш – бәхетлеләр. Аларда үзара аңлашу һәм ихтирам, бер-береңә юл куя һәм ярдәм итә, шатлык-борчуларны бергәләп үткәрә белү хакимлек итә. Аларның ишекләрен нинди генә давыллар шакымасын, алар, кулга-кул тотынып каршы тора алачак. Чөнки алар бер-берсенә ышана, чөнки алар – гаилә.

Конкурста катнашучыларны район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Альбина Суфьянова җылы сәламләде. Ул һәрвакыт гаиләнең кыйммәтен, нәкъ шушында кешенең характеры нигезләре салынуын билгеләде. Ныклы, имин, бәхетле гаиләләрнең бездә мөмкин кадәр күбрәк булуын теләде.

Чара барышында конкурста катнашучылар үзләренең гаиләләре турында сөйләде, тормышларындагы кызыклы очракларны чагылдыручы фоторәсемнәр һәм видеороликлар күрсәтте, музыкаль номерлар башкарды. Аларга моңарда балалары ярдәм итте. Аларның яше ике яшьтән уналты яшькә кадәр иде. Аларның тырышып җырлауларын, биюләрен яки уенчыклар белән уйнауларын күрү бик дулкынландыргыч булды. Конкурс тәмамланганда аларга гаилә институтын ныгыту буенча традицион гаилә кыйммәтләрен популярлаштыруга иҗади өлеш керткәннәре өчен Рәхмәт хатлары, бүләкләр һәм чәчәкләр тапшырылды. Аларны Стәрлебаш авыл биләмәсе башлыгы Эдуард Денисов һәм район хатын-кызлар советы рәисе, район Советы секретаре Айгөл Мусакаева тапшырды. Шулай ук алар гаиләне ныгыту, аларга дәүләт дәрәҗәсендә ярдәм күрсәтелү зарурлыгын билгеләде. Барысына да гаилә бәхете һәм иминлек теләделәр. Конкурсантлар өчен чәчәк бәйләмнәре “Чәчәкләр дөньясы”ннан (хуҗасы Гүзәл Арсланова) бирелде.

Бәйрәм ахырында Эдуард Анатольевич конкурс эстафетасын һәм штандартны Айдарәле авыл биләмәсе башлыгы Сабирҗан Хәкимовка тапшырды, ул аны кабул итү белән бергә җыр да башкарды. Чараны Гөлфизә Хәйруллина һәм Рөстәм Галиев башкаруында чыгышлар да бизәде.

Гаиләләр белән киләсе очрашу 6 апрельдә Айдарәле авыл мәдәният йортында булачак.

Рәйсә МУСИНА. Фото район Мәдәният йорты сайтыннан алынды.


Читайте нас: