Барлык яңалыклар
Чаралар
3 апрель 2018, 12:14

Шигърият – кешелекнең иң зур казанышы

Бөтендөнья шигърият көне 21 мартта билгеләнә. Шигърият – кешелекнең иң зур казанышларыннан берседер, мөгаен. Хисләреңне шигъри телдә белдерү, үзеңнең дөньяга карашыңны рифмага салу, киләчәккә хыялланып, үткәннәрне искә алу, бер үк вакытта миллионнарга мөрәҗәгать итү һәм шул ук вакытта үзең генә калу, моңа бары тик шигърият кенә сәләтле.

Күптән түгел Кабакуш авыл китапханәсендә шушы матур көнгә багышланган чара үтте. Анда укучылар актив катнашты. Алар танылган башкорт язучыларының шигырьләрен сөйләде, аларның акыллы фикерләрен искә алды. Чараның икенче бүлегендә иҗади фикер йөртүдә тамашачылар ярышты. Аларга тәкъдим ителгән сүзләр белән шигырьләр чыгарырга кирәк иде.

Чара фәһемле һәм кызыклы үтте. Укучылар китапханәгә ешрак йөрер, китаплар укыр, әсәрләр белән кызыксыныр, эчке дөньяларын баетыр дип ышанасы килә.

Динара СӨЯРЕМБӘТОВА, Кабакуш авылы китапханәчесе.

Фото автор тарафыннан бирелде.

Читайте нас: