Барлык яңалыклар
Чаралар
3 апрель 2018, 12:17

Хезмәткә хөрмәт гаиләдә тәрбияләнә

Юлдаш Аллагуловка механизаторлык эше балачактан таныш. Күпчелек авыл малайлары кебек үк, ул әтисе янына басуга еш бара. Трактор кабинасында утырганда, ул әтисенең мазуттан каралып һәм сөялләнеп беткән куллары белән рычагларны ничек идарә итүен яшертен генә күзәтә. Ә инде техника сафтан чыкканда, малай күңеленнән бераз сөенә дә, чөнки ремонт барышында ул “ачкычлар буенча баш” кешегә әверелә, һәм тракторның теге яки бу механизмнарын күрү мөмкинлеге дә туа. Бу аңа шулкадәр кызыклы тоела. Кыскасы, һөнәри техник училищега документларын тапшырганда, аның байтак кына практикасы була. “Әйбәт механизаторга һәрвакыт эш табыла”, - дип әти-әнисе улларының теләген хуплый.

Шулай булып чыга да. Аллагулов беркайчан да эшсез утырмый. Ул теләсә кайсы техниканы яхшы белә, шулай ук заманчаларын да. Дүрт сезон “Башкирская” МТСында эшли.

- Ул вакытта гаиләм бар иде инде. Айдарәледә яши идек. Ә эшем командировкалар белән бәйле булды, - дип сөйли Юлдаш Юнир улы. – Җәен мин өйдә тормый да идем – әле бер районда ашлык җыйдым, әле икенчесендә. Ул вакытта Нью-Холланд комбайнында эшләдем – техника куәтле, заманча. Әйбәт түлиләр иде. Ләкин якыннарым белән бергә буласым килде.

Шуннан гаилә башлыгы җаваплылыгы чикләнгән “Арслан” җәмгыятенә урнашырга карар итә. Бүгенге көндә аның оста кулларында өч берәмлек техника: Т-150 тракторы, ашлык җыю һәм мал азыгы җыю комбайннары. Эш җитәрлек. Кышкы айларда гына тынычрак, анысы да озак түгел – техниканы алдагы сезонга әзерләргә кирәк. Елның калган вакыты иртәдән кичкә кадәр басуда үтә.

Аның тормыш иптәше Алия Инсафетдин кызы почтада эшли.

- Биш елда үземнең эшемне һәм коллективны шулкадәр яраттым, үземне башка урында күз алдына да китерә алмыйм, - ди ул. – Почта бүлеге мөдире Рәсимә Мөхәммәтова һәм икенче почтальон Нурзидә Дәүләтшина белән мөнәсәбәтләребез яхшы. Бер-беребезгә ярдәм итеп эшлибез, бу һәрбер кеше өчен мөһим.

Алия Аллагулованың участогында 185 йорт. Аларның күпчелеге Айдарәледә.

- Шулай ук мин күрше Артюховка, Родионовка авылларын да хезмәтләндерәм. Аларда күбрәк өлкән яшьтәгеләр яши. Алар басма матбугат алдырмаса да, түләү квитанцияләрен, заказлы хатларны, белдерү кәгазьләрен адресатларга вакытында илтеп җиткерергә кирәк. Җәй көне җиңелрәк – велосипедта йөрим. Кышын юлаучы машиналарда барырга яки транспорты булган берәр кешедән ярдәм сорарга туры килә. Һәр эшнең үз катлаулыклары бар, әмма һөнәрең үзеңә ошаса, проблемаларга игътибар итмисең, шулай җиңелрәк.

Юлдаш белән Алия өч ул тәрбиялиләр. Алар барысы да күрше Тәтер-Арслан авылында мәктәптә укый. Өлкән уллары Камил – тугызынчы класста, быел җәй ул имтиханнар тапшыра. Ул булачак һөнәрен сайлаган да инде: “Илнур абый кебек сварщик булам”, - ди егет катгый итеп.

- Илнур – минем бертуганым, - дип аныклый Алия Инсафетдин кызы.

Уртанчы уллары Илнар – бишенче, Шамил – дүртенче класста укыйлар. Әти-әниләре эштә булганда балалар хуҗалыкны карап тора. Аларның хуҗалыклары зур. Мөгезле эре терлек тә, вак терлек тә җитәрлек, кош-корт – казлар, тавыклар, үрдәкләр. Алардан башка авылда ничек яшисең?

- Аллага шөкер, мал азыгы белән кыенлыклар юк. Үткән көз премия итеп Юлдашка бодаен да, солысын да, арышын да бирделәр. Үткән җәй хәзерләгән печән ике елга җитәрлек, - дип дәвам итә хуҗабикә. – Моннан тыш, зур бакчабыз бар, анда карбыз белән кавыннан башка барлык яшелчәләрне үстерәбез.

Кыскасы, бу зур гаилә көндәлек хәстәрлекләр һәм мәшәкатьләр белән яши. Балалар уку һәм хуҗалыктагы вак-төяк эшләр белән мәшгуль, өлкәннәрнең бурычлары зуррак – гаиләне тәэмин итү, көнкүрешне алып бару. Ә иң мөһиме, Аллагуловлар әйтүенчә, балаларын эш сөючән һәм тырыш, лаеклы кешеләр итеп үстерү, аларга белем алырга ярдәм итү.

Аларга тормышларында бар нәрсәдә уңышлар телик.

Фаягөл ЙОСЫПОВА. Автор фотосы.


Читайте нас: