Барлык яңалыклар
Чаралар
2 апрель 2018, 13:37

“Тизрәк, югарырак, көчлерәк!”

Стәрлебаш авылының 2 санлы балалар бакчасында шундый девиз астында спорт уеннары старт алды.

Һәр кеше өчен – сәламәтлек – зур байлык. Баланы сәламәт һәм ныгынган итеп үстерү – һәр ата-ананың теләге һәм мәктәпкәчә учреждение алдында торган мөһим бурычларның берсе.

Бу чын мәгънәсендә спорт бәйрәме булды. Күңелле хоккей командасында өлкән төркемгә йөрүче кызлар һәм малайлар булды. “Күңелле стартлар”да, башка спорт бәйрәмнәрендәге кебек үк, үзләре яраткан команда өчен җан аткан тарафдарлар да бар иде. Тулаем алганда, балалар бакчасында бәйрәм кызыклы һәм чагу, спорт чәме белән бик күңелле үтте. Җиңелгән спортчылар булмады – дуслык җиңде.

Физик камиллек: чыныгу, җитезлек, чыдамлыкның шәхес өчен мөһим булуын һәр өлкән кеше белә. Бу сыйфатлар балачактан ук тәрбияләнә. Шуңа күрә балалар бакчасы коллективының бурычларының берсе - бала организмын камилләштерү, аның эш сәләтен арттыру, тышкы мохитнең уңай булмаган факторларына әзерләү. Физкультура занятиеләрен һәм спорт бәйрәмнәрен әзерләгәндә һәм үткәргәндә чыдамлыкны үстерүгә юнәлтелгән күнегүләр (йөгерү, сикерү, хәрәкәтле уеннар, эстафеталар) зур әһәмияткә ия. Билгеләргә кирәк, тәрбиячеләр һәм физкультура буенча җитәкче Рәзилә Мөлекова белем бирү һәм тәрбияви бурычларны оста хәл итә. “Күңелле стартлар” үткәргәндә тәҗрибәле педагогларның балаларда тәвәккәллек, кыюлык, бер-береңә ярдәм кебек сыйфатларны үстерүе яхшы күренде.

Ә хәзер балалар спорт бәйрәменең дәвам итүен тели. Аларга озак көтәсе калмады. Педагоглар балалар бакчасы йортында “Күңелле стартлар-2” бәйрәмен үткәрергә ниятли. Яңа спорт җиңүләренә кадәр!

Галия ФАТКУЛЛИНА, Стәрлебаш авылының 2 санлы балалар бакчасы тәрбиячесе.


Читайте нас: