Барлык яңалыклар
Чаралар
2 апрель 2018, 14:42

Хәрәкәт, ритм, көй, адымнар...

Шушы көннәрдә район Мәдәният йортында “Җиз үкчә” республика бию конкурсының ел саен үткәрелүче муниципаль этабы булды. Аның оештыручысы Стәрлебаш авылының Балалар иҗат йорты, катнашучылары – гомум белем бирү учреждениеләренең, балаларга өстәмә белем бирү оешмаларының бию коллективлары булды.

“Җиз үкчә” конкурсы заманча биюләрнең күпкырлылыгын, катнашучыларның һәм аларның хореографларының потенциалын елдан ел ныграк ача, яңа исемнәрне билгели. Быел да һәр коллектив үзенең осталыгын күрсәтергә, биюнең идеясен, аның милли колоритын ачарга омтылды. Дәртле заманча, башкорт һәм татар халык биюләре, аларны күпчелек конкурсантлар тулы бер театрлаштырылган тамашага әверелдерә алды. Жюри барысына да – башкару осталыгы, биючеләрнең киемнәре, биюнең эчтәлеге һәм үзенчәлеклелеге, һәм, әлбәттә инде, конкурста катнашучыларның артистлык осталыгына бәя бирде. Катнашучылар дүрт яшь төркемендә чыгыш ясады: мәктәпкәчә балалар (5-6 яшь), мәктәп укучылары (7-12 яшь), мәктәп укучылары (13-17 яшь) һәм катнаш яшь төркеме. Барлык җиңүчеләр һәм призерлар Почет грамоталары белән бүләкләнде. Ә конкурсның республика этабында безнең район данын яклау хокукы Елембәт урта мәктәбенең “Күндерәккәй тамсылары” берләшмәсенә (рәсемдә) (җитәкчесе Ф.Х.Исәнчурина) бирелде.

Бу конкурста җиңелүчеләр булмады, барысы да лаеклы чыгыш ясады. Катнашучылар сәхнәдә чыгыш ясау мөмкинлеге туудан, ә тамашачылар – чагу, дәртле биюләрне карый алудан канәгатьлек алды. Биюләр һәркемгә шатлык һәм соклану бүләк итте.

Лиана ЯРМИЕВА. Автор фотосы.


Читайте нас: