Барлык яңалыклар
Чаралар
30 март 2018, 14:02

Үзләрен һәм башкаларны коткарырга өйрәнделәр

Стәрлебаш коррекция мәктәп-интернатында балаларның хәвефсезлеге һәрвакыт аерым контрольдә тотыла. Тәрбияләнүчеләребезгә хәвефле очраклар, саклану чаралары, көнкүрештә, урамда һ.б. үзеңнең хәвефсезлегеңне саклау күнекмәләрен даими исләренә төшереп тору зарур. Югарыда санап үтелгән хәвефсезлек чаралары гражданлык оборонасы буенча “Гомер – кыйммәтле бүләк” исеме астында үткән ункөнлек вакытында төрле чаралар, конкурслар, ярышлар, тематик занятиеләр үткәрү юлы белән җентекле аңлатылды.

Шулай итеп “Коткаручы стихиясе” спорт бәйрәмендә өлкән төркем тәрбияләнүчеләре катнашты. Командаларга күп сынаулар үтәргә туры килде: “йөзү средстволары” ярдәмендә “зыян күрүче район” аша кичүне үтү, янгын сүндерү, шаһитлар тасвирлавы буенча мәктәп-интернат ишек алдына кара пакет куеп китүче шикле террористның фотороботын төшерү. Аннары хәвефле газ чыгуы турында хәбәр килде. Тәрбияләнүчеләр үзләрен коткару өчен барлык кирәкле чараларны кулланды, шулай ук зыян күрүчегә беренче ярдәм күрсәтте һәм аның гомерен саклап алып калды.

Класстан тыш “Йөз процентка хәвефсез” чарасында балалар үзләренең хәвефсезлек белемнәрен һәм осталыкларын кулланган конкурсларда катнашты: ашыгыч хезмәтләрнең телефон номерларын атады, ватылган градусникның терекөмешен ничек дөрес итеп җыю һәм аны утильләштерү турында сөйләде.

Урта төркем тәрбияләнүчеләре “Шәхси саклану средстволары” практик занятиесендә катнашты. Алар вакытка барлык кагыйдәләре буенча противогаз кию осталыгын күрсәтте (рәсемдә), һәм шулай ук һәр бала үз куллары белән кискен хәлләрдә сулыш юлларын саклау өчен мамык марля повязкасын әзерләде.

Ике кече төркем тәрбияләнүчеләре “Адымлап хәвефсезлеккә” уен-сәяхәттә катнашты. Аның барышында алар биш станциягә барды: “Моны һәркем белергә тиеш”, “Сак булыгыз – хәвефле”, “Әкренрәк барсаң – ераккарак җитәрсең”, “Хәвефле предметлар”, “Үз-үземә ярдәм итәм” һәм “Ут - дус яки дошман” комплекслы занятиесе. Алар өчен “Кошкин дом” һәм “Спичка-невеличка” тәрбияви мультфильмнары күрсәтелде.

Тәрбияләнүчеләр яхшы нәтиҗәләр күрсәткән викторина ункөнлекнең йомгаклау өлеше булды. Алар хәвефсез тормыш эшчәнлеге буенча барлык белемнәрен кулланыр дип ышанасы килә, бигрәк тә алар уку йортыннан читтә булганда (мәсәлән, каникул вакытында), үзләренең һәм әйләнә-тирәдәге кешеләрнең сәламәтлеген саклар, чөнки ул безнең гомеребез кебек үк бәяләп бетергесез.

Гөлнара ЛАТЫЙПОВА,

Стәрлебаш коррекция мәктәп-интернаты тәрбиячесе.

Читайте нас: