Барлык яңалыклар
Чаралар
30 март 2018, 14:10

Һәрвакыт булсын әни!

Шундый девиз астында Карагыш авылының “Ромашка” балалар бакчасында әниләрне данлау бәйрәме үтте. Ул балаларны һәм ата-аналарны матур итеп бизәлгән залда җыйды.

Бәйрәм көнендә балалар бакчасының фойесы күргәзмә павильонын хәтерләтте. Ата-аналарның фантазиясенең иге-чиге юк иде. Монда чигү эшләре, бәйләнгән изделиеләр, аппликацияләр куелган иде. Коллажлар, буклетлар, Гаилә елына багышлап ясалган гаилә фоторәсемнәре белән стендлар чарага җылы мохит биреп торды. Балалар әниләрен биюләре, җырлары, шигырьләре, мәзәк сүзләре белән шатландырды. Концерт номерлары уеннар белән чиратлашып барды, анда ата-аналар да катнашаты. Һәр бала үзенең котлавында әнисенә бар сөюен белдерде. Әниләренең ихлас һәм матур елмаюын, аларның балаларының бәхетле күз карашларын күрү күңелгә рәхәт бирде. Кояшкай һәм Язсылу әкият персонажлары чара кунаклары булды. Бәйрәм ахырында балалар әниләренә үз куллары белән ясаган бүләкләр тапшырды.
Гүзәлия ТУКБАЕВА,
Карагыш балалар бакчасы тәрбиячесе.
Читайте нас: