Барлык яңалыклар
Чаралар
30 март 2018, 14:16

Кышны җырлап-биеп озаттылар

Табылды авылының үзәк мәйданында иртәдән үк халыкны кышны озатырга чакырып, күңелле музыка яңгырады. Мәйдан бәйрәмчә бизәлгән, “Сау бул, кыш, хуш киләсең, яз!” язуы игътибарны җәлеп итеп тора.

Бәйрәмгә карты да, яше дә килде. Авыл мәдәният йортының үзешчән артистлары тарафыннан бәйрәм концерты оештырылды. Анда авыл халкы актив катнашты: такмаклар әйттеләр, биеделәр, халык уеннарын уйнадылар. Беркем дә бүләксез калмады. Шулай ук сәүдә оештырылган – ит, камыр ашлары, каз, үрдәк түшкәләре, бәйләнгән изделиеләр сатылды. Авыл халкы тәм-томнар белән самавырдан чәй эчкәннән соң, бер-берсенә иминлек, муллык, сәламәтлек, тынычлык теләп карачкы яндырды. Чара тәмамланганнан соң да беркем дә таралырга теләмәде, мәйданда аралашу, әңгәмәләшүләр дәвам итте.

Карагышта да язны күңелле каршы алдылар

Нәүрүз бәйрәме – иң яраткан, кызыклы һәм борынгы бәйрәмнәрнең берсе. Бу табигатьнең яңаруын, мәрхәмәтлек һәм бер-береңә ярдәмне чагылдыручы бәйрәм, көн белән төннең тигезләшкән чоры.

Бу көнне Карагышта авыл мәдәният йорты алдындагы мәйданда бәйрәм хуҗасы – Нәүрүзбикәне каршыларга карты да, яше дә җыелды. Ләкин аның урынына бәйрәмгә Кыш бабай килгән иде. Ул үз хокукларын бирергә теләмәде. Язга үз хокукларын алу өчен аның белән көрәшергә туры килде. Кыш бабай ныкышмалы көрәштән соң гына Язга үз урынын бирде.

Бу бәйрәмгә зур программа әзерләнгән иде. Барлык катнашучылар күңелле конкурсларда һәм уеннарда катнашты. Төрле халык уеннары үткәрелде, мәдәният хезмәткәрләре башкаруындагы концерт номерлары алар белән чиратлашып барды. Авыл халкы һәм кунаклар җырлар тыңлады, төрле ярышларда катнашты. Нәүрүздә катнашучыларның барысы да соңыннан камыр ашлары белән самавырдан кайнар чәй эчте. Чара бәйрәм мохите бүләк итте һәм кәефләрне күтәрде.

ҮЗ ХӘБӘРЧЕБЕЗ.

Читайте нас: